Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Габдулла Тукай белән бергә» онлайн марафоны тәмам!

Безнең гаилә дә катнашып, көндәлек биремнәрне үтәп бардык. Марафонда барлыгы 61 гаилә катнашкан бит.

Менә апрель ае да тәмамланды. Миңа бу айда күп төрле конкурс-ярышларда катнашырга туры килде. Шахмат-шашка ярышлары, сәнгатьле сөйләү, рәсем конкурслары… Ә бүген минем Сезгә «Габдулла Тукай белән бергә» онлайн марафоны турында язасым килгән иде.

Саба район китапханәсенә мин бик яратып йөрим. Илсөяр апа белән Әдилә апа һәрвакыт ачык йөз белән каршы алалар, матур эчтәлекле китаплар тәкъдим итә беләләр, күңелле-мавыктыргыч итеп чаралар үткәрәләр.

Менә Гаилә елы уңаеннан да, 18-24 апрель аралыгында «Габдулла Тукай белән бергә» онлайн марафоны игълан иттеләр. 7 көн буе Саба китапханәсенең Вконтакте битенә «Әйдәгез танышабыз», «Шигырь сөйлибез», «Тукайның тормышы, иҗаты белән таныштырабыз», «Гаилә белән Тукай әсәрләренә эшләнгән мультфильм карыйбыз», «Шәҗәрәбезне барлыйбыз», «Гаилә белән рәсем ясыйбыз», «Туган тел» не җырлыйбыз биремнәре куелып барды.

Безнең гаилә дә катнашып, көндәлек биремнәрне үтәп бардык. Марафонда барлыгы 61 гаилә катнашкан бит. Гаилә белән марафонда катнашуның файдасы бар ул: бергә җыелу, файдалы мәгълүмат алу һәм гаилә белән бергә вакыт үткәрү.

Китапханәче апалар, 26нчы апрель көнне Саба район үзәк китапханәсендә икеләтә бәйрәм «Габдулла Тукай белән бергә» онлайн марафонын йомгаклау һәм якташ шагыйрәбез Ильмира апа Гыймаева белән очрашу чарасы уздырдылар.

Татарстан республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, бүгенгесе көндә күп кенә шигырь китаплары авторы шагыйрә Ильмира апа Гыймаева белән чара башланып китте. Шагыйрәнең тормыш юлы, иҗатына күзәтү ясалды. «Мин татар кызы» шигырен яттан сәнгатьле итеп сөйләдем. Чарада катнашучыларыбыз да шагыйрәгә биргән сорауларына тулы, мәгънәле, кызыклы мәгълүмат алдылар. Аннары Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы чараның икенче өлешендә марафонда катнашучыларны тәбрикләү белән дәвам итте.

Марафонда катнашучылар 7 көн дәверендә нинди вакыйгалар белән очрашулары, уй-фикерләре белән уртаклаштылар. Чара 7нче көннең биреме «Туган тел» җырын җырлау белән тәмамланды. Миңа бу кичә бик ошады. Рәхмәт Саба район китапханәсендә эшләүче апаларга.

Алисә Маликова, Саба гимназиясенең 2 «Б» сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев