Файдалы каникуллар!
Укучыларның көтеп алган ял вакыты — көзге каникуллар вакытында мәктәпләр каршында балалар өчен лагерьлар эшләде.
Укучыларның көтеп алган ял вакыты — көзге каникуллар вакытында мәктәпләр каршында балалар өчен лагерьлар эшләде. Чаллы шәһәренең М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназия каршында «Гөлбакча» көзге мәктәп яны лагеры 27 октябрьдән −3 ноябрьгә кадәр җиде көнгә исәпләнеп, 4 нче сыйныф укучылары өчен оештырылды, анда 50 укучы йөрде.
Әлеге ялны оештыруның төп максаты — укучыларның сәламәтлеген ныгыту, үзләренә бирелгән вакытны дөрес итеп файдаланырга өйрәтү, физик һәм иҗади сәләтләрен үстерү.
Каникуллар вакытында мәктәп яны лагерьларының эшләвен көтеп торучы әти-әниләр дә булды. Әти-әниләрнең үзләре эштә чакта балаларын калдырырга урыны юк. Кайбер укучыларның даими күзәтү астында булуы, вакытында туклануы да мөһим. Укычылар меню нигезендә өч тапкыр тукландылар, өстәвенә имтиханнарга да әзерләнделәр.
Экскурсияләр, мастер-класслар, спорт уеннары, кичәләр, эстафеталарны балалар көтеп алды. 8 сәгать дәвамында укучыларның ялын мавыктыргыч һәм файдалы итү өчен педагоглар план нигезендә эшчәнлек алып барды.
Лагерь җитәкчесе: Халитова Гөлшат Әхмәтнәҗип кызы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев