Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Эвакуация! Сездә булганы бармы?

Безнең 84нче лицейда беркөнне эвакуация булды. Әниләргә шулай дисәң, куркып китәрләр иде инде.

Әмма бездә ниндидер куркыныч хәлләр белән бәйле түгел иде ул эвакуация. Безнең төрле ситуацияләрдә каушап калмавыбызны, ягъни психологик әзерлекне тикшереп карадылар.

Бу вакытта без инглиз теле дәресендә утыра идек. Һәм менә көтмәгәндә эвакуация дип игълан иттеләр. Без тиз арада торып, ишеккә юнәлдек. Монда иң мөһиме – этешмәскә-төртешмәскә, әмма тиз хәрәкәт итәргә. 2-3 минут вакыт эчендә урамга чыгып җитәргә кирәк. Без сынатмадык, билгеле. Кызлар да, малайлар да үзебезне бик җитди тоттык.

Аллам сакласын инде, эвакуацияләр чынбарлыкта була күрмәсен!

Язилә Гәрәева, Чаллы шәһәре, 84нче лицей.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Топ