Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Этләргә ярдәм иттек

Чаллыда ташландык этләр өчен “Азира” приюты бар. 14нче гимназия укучылары икенче ел инде әлеге приютка яңа ел бүләкләре алып бара.

Бик борынгы заманнардан ук кешеләр хайваннар белән тыгыз элемтәдә яшәгәннәр. 
Тора-бара алар кайберләрен, кулга ияләштереп, йорт малларына әйләндергәннәр.
Бүреләрне кешеләр якынча 30 мең еллар элек кулга ияләштерә башлаганнар. 
Галимнәр әйтүенчә, беренче этләр нәкъ менә бүреләрдән килеп чыккан. Алар кешеләрнең 
йорт-җирләрен саклаганнар, хуҗалары белән ауга йөргәннәр. Балаларга кечкенә көчекләр 
белән уйнау чиксез шатлык китергән. Этләрнең тынычландыра, кәефне күтәрә белү 
сәләтенә ия икәнен, тугры дус була алулаларын аңлаганнар кешеләр. Шулай итеп, һәр 
хуҗалыкта диярлек этләр барлыкка килгән.
Гомерләре буе үз хуҗаларына тугрылыклы булып калган этләр турында күп кенә 
әсәрләр, фильмнар бар. Япониядә легендар Хатико исемле эткә хәтта һәйкәл дә куелган. 
Хатиконың хуҗасы, Токио университеты профессоры, тимер юл станциясенә якын яши, 
көн дә эшкә поезд белән йөри. Дүрт аяклы дусты аны көн дә станциядән озатып кала һәм 
каршы ала. Ләкин бер көнне аның яраткан хуҗасы эштән әйләнеп кайтмый, ул авырып 
үлеп китә. Әмма Хатико аны көтүен дәвам итә һәм 9 ел буена хуҗасының поезды килер 
сәгатькә вокзалга йөгереп бара. Бу күренеш журналистларның игътибарын җәлеп итә, 
Хатиконың  даны бөтен дөньяга тарала. Токионың Сибуя станциясендә әлеге тугры эткә 
бронза һәйкәл тора.
Бүгенге көндә этләргә мөнәсәбәт ничек соң? Күпчелек очракта хуҗалар үзләренең 
дүрт аяклы йомшак дусларын бик кадерләп яшиләр. Алар инде тулы гаилә әгъзасына 
әйләнә. Хуҗалары аларның туган көннәрен билгеләп үтәләр, бүләкләр ясыйлар, 
сәламәтлекләрен кайгыртып торалар. 
Әмма, кызганычка каршы, җавапсыз кешеләр аркасында йортсыз калган этләрне дә 
очратырга мөмкин. Бәхеткә, шәһәребездә ташландык этләр өчен “Азира” приюты бар. 
Безнең гимназиябез укучылары икенче ел инде әлеге приютка яңа ел бүләкләре алып бара. 
Бүләкләр арасында этләргә ризыклар, кирәкле дарулар, җылы юрганнар да бар. Приютта 
100 дән артык эт яши. Аларга анда прививкалар ясыйлар, кирәкле медицина ярдәме 
күрсәтәләр һәм  яңа хуҗалар табу өстендә эшлиләр. 
Авыр хәлдә калган дүрт аяклы дусларыбызга игътибарлырак, мәрхәмәтлерәк 
булсак иде, дуслар. Кылган яхшылыклар, икеләтә артып,  үзебезгә кире кайта бит. 
Чаллы шәһәре 14 нче гимназиясенең “Яшь хәбәрчеләр” түгәрәге әгъзалары. 
Җитәкчеләре: Хафизова Ләйсән Мирзаян кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев