Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Экологик тәрбия кечкенәдән башлана

Әйләнә-тирә мохитнең – һава, җир һәм сулыкларның пычрануы, табигый байлыкларның кимүе кешелек җәмгыяте алдына зур бурычлар куя.

Бу факторлар кеше тормышына, дөньяга карашына, культурасына һәм әхлагына шулай ук сәламәтлегенә зур йогынты ясый. Мондый шартларда экологик белем һәм тәрбия бирүне көчәйтү зур әһәмияткә ия, шуңа күрә балаларны кечкенәдән үк үзебез яшәгән як табигатен белергә, аның байлыкларыннан дөрес файдаланырга һәм сакларга өйрәтү бик тә мөһим. Экологик аңлылык, фикерләү дәрәҗәсе, культурылылык – болар килеп туган хәлләрдән чыгуның бердәнбер юлы булып тора. Ә моңа балаларга кече яшьтән экологик тәрбия биреп кенә ирешергә мөмкин. Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу – балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә.

Безнең киләчәгебез – балалар, һәм без аларның сәламәтлеге, әхлак тәрбиясе турында кайгыртырга тиешбез. Күренекле педагог В.А.Сухомлинский: «Табигать - кеше тәрбияләүнең бай чыганагы» - дип язган. Ә моңа балаларга кече яшьтән экологик тәрбия биреп кенә ирешергә мөмкин.

Экологик тәрбия бирү – үзенең актуальлеге, үткенлеге белән бүген бөтен кешелек алдына килеп басты. Чөнки киләчәк буыннар язмышын фән-техника казанышлары түгел, ә җир-суларның экологик торышы хәл итәчәк, җитештерү эшчәнлегенең тизлеге арткан саен, экологик проблемалар күбәя бара.

Экология проблемасының глобаль проблема булып, аның үзебез яши торган урында да чагылуы педагогларда да борчылу тудыра hәм төрле педагогик эшчәнлеккә этәрә. Экологик аңлылык, фикерләү дәрәҗәсе, культуралылык – болар килеп туган хәлдән чыгуның бердәнбер юлы булып тора. Ә моңа балаларга кече яшьтән экологик тәрбия биреп кенә ирешергә мөмкин. Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу – балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә.

Ләкин балалар бакчасында, мәктәптә генә экологик тәрбия биреп, ата-аналар тарафыннан ярдәм, алар белән аңлашып эшләү булмаса, уңай нәтиҗәләргә ирешеп булмый. Шуның өчен, иң беренче чиратта, табигатьне саклау, яклау үрнәкләрен без - зурлар үзебез күрсәтергә тиеш.

Шул максаттан, Сарман муниципаль районының муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “Җәлил гимназия” сендә “Татарстан Республикасының эколого-географик үзенчәлекләре” дип аталган II Республика күләм фәнни-гамәли конференция (II Республиканская научно-практическая конференция «Эколого – географические особенности Республики Татарстан») булып узды. Бу конференциядә укучылар, студентлар, укытучылар белән беррәттән балалар бакчалары, 1-2 сыйныф укучылары да катнашты. Алар үзләре чыгарган экологик әкиятләрен якладылар. Кечкенә булуларына карамастан, әкият геройлары аша үзләрен борчыган проблемаларны ачарга тырыштылар.

“Мәрхәмәтле бал корты,” “Чишмәкәй”, ”Дуслар” ,”Ике чәчәк”, “Мактанчык Кырмыска малае”һ.б. әкиятләр татар һәм рус телләрендә яңгырады.

Кечкенә балаларның Җир-ана, табигать турында шулай кайгырта белүләре киләчәккә зур өметләр бирә.

Ә балалар күңеленә матурлык һәм мәрхәмәтлелек орлыклары чәчү, битарафлыкны җиңү, нәниләрне табигатьне саклаучылар итеп тәрбияләү – безнең изге бурычыбыз.

Сарман районы Җәлил гимназиясенең башлангыч сыйныф укытучысы Зөлфия Кәримова, 5 нче “Әкият” балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Зөлфирә Хәйруллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев