Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Дүрт аяклы сюрприз

Язгы каникулларда бабай-әбиләргә авылга кайтуыма мине бер сюрприз көтеп тора иде.

Язгы каникулларда бабай-әбиләргә авылга кайтуыма мине бер сюрприз көтеп тора иде. Абзарга керүем булды, минем яныма кечкенә бәрән йөгереп чыкты. Дүрт көнлек бәти кешеләргә ияләшергә дә өлгергән. Кызганычка каршы, аның әнисе үлеп киткән икән.
Нәни бөдрә бәрән бик матур. Аяклары кара, ә гәүдәсе ак төстә, аркасында кара таплары бап. Аның әнисенең вазифаларын хәзер инде без башкарабыз. Тәрбияләүчеләре буларак, без аңа, нәни балага эчергән кебек, шешәдән сөт имезеп үстерәбез. Бәрән артыбыздан калмый. Ул безнең белән уйный. Сөт имезгәндә, ул аны чәпелдәтеп эчә. Үзенең рәхмәтен белдереп, шатлана-шатлана безгә нәни койрыгын болгый.
Каникуллар бетеп, шәһәргә киткәч тә, без бу бәрәнне сагынырбыз әле.

Гайнетдинов Айзат, Чаллы шәһәре, 2 нче гимназиянең 7В сыйныфы укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев