Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Дөньяның бар мәшәкатен җиңеп, яфрак ярсын җирдә тынычлык!

Арча районы Яңасала авылында Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаннан "Дөньяның бар мәшәкатен җиңеп, яфрак ярсын җирдә тынычлык!"- дигән тыл ветераннары белән очрашу кичәсе үтте. 

Әби бабайларыбыз каршында нәни дусларыбыз бик матур чыгыш ясадылар. Илебезгә,җиребезгә тыныч күк йөзе теләп, дәртле җырлар яңгырады. Тыл ветераны Мәхиҗәләл әби Рәхмиева авыр сугыш елларында үзе күргән авыр тормыш хакында бәйнә-бәйнә күз яшләренә чыланып сөйләде.

"Үсеп килүче яшь буын, без күргән әче хәсрәтне, ачлыкны, ялангачлыкны, ятимлекне күрергә язмасын иде сезгә, балалар",- ди ветеран.

Әйе, 6-7 яшеннән колхоз кырларында эшләргә туры килә алар буынына, үзәккә үткән ачлыкны җиңү өчен черек бәрәңгесе, кычытканы, балтырганы да калмый, ярый ла әле анысы булса, булмаса ач килеш суык өйдә ятып йоклауларны аз татымый алар. Сугыш беткәч тә күп нуҗалар күрә ветеран. “Кайда авыр эш, шунда куа торганнар иде", - дип искә төшерә Мәхиҗәләл әби, -  "Якларга әтиләребез булмагач, безгә бигрәк тә авырга туры килде шул,”- дип уфтанып куя. Әтисеннән кара пичәтле хат килгәч тә ышанмыйча, "Әти кайтыр" дип гомер буе әтисен көтеп яши ул.

”Күкләребез аяз, дөньяларыбыз имин булсын! Бәхетле балачак телим балаларым! “- ди тыл ветераны.

Фәридә Борһанова



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев