Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Диңгезгә мавыктыргыч сәяхәт

Кукмара районы Әсән Елга авылыннан Зәлинә Габдурахманова искиткеч яллары турында язып җибәргән.

Диңгезгә бару ул, чыннан да, бик кызык һәм мавыктыргыч. Гаиләм белән без ике көн юлда идек, бик күп шәһәрләр күрдек. Мамаев Курганга да кермичә калмадык. Диңгезгә без төнгә генә барып җиттек, юлдан соң аргач, мин яттым да йокладым, ә иртән торгач, кая икәнне онытып, шаккаттым! Анда без көн саен диңгезгә төштек, су коендык, кызындык. Ләкин экскурсияләр  турында да онытмадык.

Минем әти-әнием сәяхәтләрне бик тә яраталар, шуңа күрә без пират яхтасында йөздек һәм Абрау-Дюрсо шәһәренә автобуста бардык. Яхтада балаларны Джек Воробей һәм аның дусты Гипс уйнатты, конкурслар үткәрделәр, татуировкалар ясадылар, ә иң кызыгы күбекле вечеринка иде.

Безнең экскурсия группасы белән профессиональ фотограф барды,  шуңа күрә бик күп матур фотолар телефонда саклана. Иң шәбе ул – Яр буендагы фонтаннар, алар 80 метрга хәтле биеклеккә су аттыралар, җырлыйлар һәм төрле төсләр белән бииләр. Ялдан кайткач, мин бабам әйткәнчә негрга әйләнгәнемне аңладым. Кыскасы, бу ял бигрәк матур һәм искитәрлек иде! Сезгә дә диңгезгә берәр тапкыр барып кайтырга язсын дип телим.

Зәлинә Габдурахманова, Кукмара районы Әсән Елга авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев