Дәрестә дөрес сөйлә!
Һәр баланың да яраткан дәресе була. Әлбәттә, ул минем татар теле дәресе.
Бу дәрестә без үзебезнең туган телебездә сөйләшәбез. Ләкин кисәк-кисәк русча да сөйләшеп җибәрәбез, чөнки көндәлек тормышыбызда телевидение, интернетта күп кулланабыз. Татар теле дәресендә русча сөйләшүебез укытучыбызга ошап бетми, безгә кисәтү ясый. Ул дөрес эшли, чөнки без татар теле дәресендә бары тик татар телендә генә сөйләшергә тиешбез. Татар теле укытучыбыз Тәнзилә Әсәтулла кызы – бик көчле педагог. Ул безгә грамматика һәм лексика өйрәтеп кенә калмый, безне иҗади эшләргә дә өйрәтә. Шуның белән бергә безнең сүзлек байлыгыбыз да арта. Еш кына өйгә эш итеп әкиятләр, хикәяләр язарга бирә. Укытучыбыз аларны гәҗит-журналларга җибәрә. Шуның белән бездә кызыксыну уятып, алга таба да яңа хикәяләр язарга этәргеч бирә. Тәнзилә апага зур рәхмәт!
Әмир Кәримуллин, Балык Бистәсе районы, Күгәрчен мәктәбе, 6нчы сыйныф.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев