Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Чаллының 8нче балалар китапханәсе «Бисеринки» балалар бакчасында «Яшь экологлар» чарасы уздырды

«Яшь экологлар» дигән чара «Букчадагы китаплар: балалар өчен иң яхшы әдәби уку» әдәби проекты кысаларында узды. 

«Табигать - кеше тәрбияләүнең бай чыганагы» дип язган күренекле  педагог В.А. Сухомлинский. Ә  моңа балаларга кече яшьтән экологик тәрбия биреп кенә ирешергә мөмкин. Нәкъ шушы максаттан чыгып, Чаллының 8нче балалар китапханәсе хезмәткәрләре  Зяб бистәсенең «Бисеринки» балалар бакчасына юл тотты.

«Яшь экологлар» дигән чара «Букчадагы китаплар: балалар өчен иң яхшы әдәби уку» әдәби проекты кысаларында узды. 
Әлеге балалар бакчасында экологик тәрбия бирүгә ныклы игътибар бирелә. Моны китапханәчеләр уздырган экологик викторинада балалар үзләрен чын табигать белгечләре итеп күрсәтүе исбат итте. Чарада катнашучы һәрбер бала тәрбиячеләр оештырган, табигый ресурсларын саклауга һәм экологик хәлне яхшыртуга юнәлтелгән, төрле хәрәкәтчән уеннарда рәхәтләнеп һәм азарт белән уйнадылар.

Яшь китап сөючеләр тарафыннан инсценировкалар куелды. Чара «Мин яшел планета өчен!» бию флешмобы белән тәмамланды.

Елена Барсукова, Чаллы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев