Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Чаллының 13нче китапханәсендә балалар өчен «Китаплардан җәйге салават күпере» дигән әдәби калейдоскоп үтте

Чаллының 13нче китапханәсенең яшь дуслары, «Дөньяның җиде могҗизасы»н күрер өчен, гаҗәеп видеокруизга кузгалды.

Чарага җыелган балаларны аралашу һәм китап аша танып белү могҗизасы көтте. Укучылар әдәби уеннар һәм сәяхәтләр дөньясына кереп чумды.

Китап герое Мэри Поппинс белән бергә китап пәрдәләрен ачтылар: психологик элементлы «Уку яхшырак!» уен-сәяхәтендә, бармак уеннары элементлары кергән «Китаплар арасында» спорт ярышларында, балалар язучылары әсәрләрендә дуслыкка багышланган кызыклы күнегүләрдә, «Китап – иң яхшы дус» интерактив уенында, Памела Трэверс китабы буенча «Камеди-балалар» интеллектуаль уенында катнашты.

Балалар пирамидаларның кем өчен төзелүе, Семирамиданың искиткеч бакчалары, Зевс сыны, Эфестагы Артемида сарае, Мавсол мавзолее, Колосс Родосский сыны һәм Александрия маягы, шулай ук аларның танылган авторлары, һәрберсенең тоткан урыны турында белде. Аалар тәкъдим ителгән презентация ярдәмендә дөньяның һәр могҗизасын үз күзләре белән күрә алдылар.

Шуннан соң кызыксынучан укучыларыбыз ике командага бүленде һәм «Дөньяның сигезенче могҗизасы һәм башкалар», «Россиянең дөньяви могҗизалары» бәйгеләрендә ярышты.

Валентина Ибраһимова, Чаллының 13нче китапханәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ну молодцы