Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Чаллыда “Татарстан хәзинәләре” шәһәркүләм программасының «Хәтер һәм дан» дип аталган этабы үтте

Программада утыздан артык мәктәптән ике йөздән артык укучы катнашты.

Ул Бөек Ватан сугышы чоры турында проектлар эшләп, аларны яклауга багышланды, һәр команда үзе теләгән теманы яктыртты. 
Проектның максаты - Бөек Ватан сугышы чоры балалары турында төшенчә формалаштыру, аларның ныклыгы, батырлыклары белән горурлану хисе уяту.

Проект темаларының берсе - «Буыннар истәлеге».
Бу теманы сайлаган укучылар гаиләләренең Бөек Җиңүгә керткән өлешен ачыкладылар. Моның өчен зур эш башкарырга кирәк иде - нәсел шәҗәрәсен өйрәнеп, Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарны барлау, алар күрсәткән батырлыклар, бүләкләре турындагы документларны өйрәнү.
Аннан соң җыелган мәгълүматны туплаган текст булдыру кирәк иде. 
Моны ничек эшләргә соң? Иң башта нәсел шәҗәрәсен ачыклау өчен туганнардан бабайлар турында сорашу. Аннары интернет сайтларыннан сугышта катнашкан туганнар турында мәгълүмат барлау һәм җыелган материалны текстка туплау тиеш.

Алда әйтеп үткәнчә, программада утыздан артык мәктәптән, ике йөздән артык укучы катншаты. Алар ВКонтакте челтәрендә “Татарстан хәзинәләре” группасында үзләренең зәвыклы чыгышлары белән проект яклап, күзәтүчеләрне шатландырды.


Фотода - 2нче гимназиянең “Татарстан энҗеләре” командасы. Җитәкчеләре - Вәлиева Суфия Васил кызы.

 

Проектта катнашкан һәр кеше дә Бөек Җиңүнең илебез язмышында бик мөһим урын алып торуын аңлады, сугыш чоры балаларына хөрмәт, туган илгә мәхәббәт хисен сизде дип ышанып калабыз.

1нче санлы Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сарае мөгаллимәсе, “Татарстан хәзинәләре” программасы җитәкчесе Закирова Зөлхәбирә Абдулхай кызы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Актуаль проект. Бу эти-энилэр, укучылар, сыйныф житэкчесе хезмэттэшлеге нэтижэсе. БИК Зур Эш башкарылган. Афэрин.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Молодцы ! Моя внучка с дедушкой !