Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Чаллының 84 лицее укучылары «Тамчы шоу»да катнашты

«Тамчы шоу» уенында без лицейдан 3 укучы катнаштык – 8нче сыйныф укучылары Язилә Гәрәева, Алия Шәйхетдинова һәм Булат Гарипов.

Без Казанга физкультура укытучысы Фәндәс Фәрхәтович һәм музыка укытучысы Гүзәл Камиловна белән бардык. Укытучыларыбыз безне карап, барлап йөрттеләр, рәхмәт аларга. «Тамчы шоу»уенында без лицейдан 3 укучы катнаштык – 8нче сыйныф укучылары Язилә Гәрәева (мин), Алия Шәйхетдинова һәм Булат Гарипов.

Телестудиягә килеп кергәч, безне анда матурладылар, бизәндерделәр. Анда камералар бик күп иде. Укытучылар аерым бүлмәдә калды, безне - укучыларны уен төшерелә торган башка бүлмәгә озаттылар. Без, әлбәттә, каушадык, бик нык дулкынландык. Әмма уен башлангач, үзебезне кулга алып, уенны башкарып чыктык. Безнең максат, әлбәттә, җиңү иде. Без бер-ике сорауга гына җавап бирә алмадык.Аның берсе - логик мәсьәлә.

Мәсьәлә мондый иде: бер малай 10 метрлы баскычтан сикергән, тик аңа бер ни дә булмаган. Ничек шулай була ала. Безнең җавап - баскыч яткырып куелган булган. Әмма бу җавап дөрес булып чыкмады. Дөрес җавап: малай баскычның беренче басмасыннан сикергән, шуңа күрә аңа бер ни дә булмаган.

Без барыр алдыннан бик каты әзерләндек, күп фәннәрне кабатладык. Безнең көндәшләребез «М.Е.Сергеев исемендәге Норлат гимназиясе» укучылары иде. Безнең команда 1нче урын алды, Аллага шөкер. Безнең команда 14 балл җыйды, көндәш команданың җиңүгә 1 балл җитмәде. Безгә бүләк итеп китап, грамота, Казандагы театрга билет бирделәр.

Алып баручы Әдилә Биктимерова миңа бик ошады. Ул бик әйбәт, ягымлы, елмаючан, матур һәм аралашырга ярата торган кыз. Без әлеге уеннан бик кәнагать, укытучыларыбыз да безнең өчен борчылып, җан атып утырдылар. Яңадан театрга Казанга барырга дип уйлап торабыз.

Язилә Гәрәева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев