Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Чаллыда Туфан Миңнуллин исемендәге V төбәкара конференция булды

18нче нче апрель көнне 29нчы гимназиядә Туфан Миңнуллин исемендәге укытучылар һәм укучыларның V төбәкара конференциясе булып узды.

"Әгәр дә милләтне көчле итеп, бөек итеп күрәсең килә икән, иң беренче булып, аның көчен таны, шул милләтнең баласы булуың белән горурлан."
Туфан Миңнуллин

18нче нче апрель көнне 29нчы гимназиядә Туфан Миңнуллин исемендәге укытучылар һәм укучыларның V төбәкара конференциясе булып узды. Ул өч юнәлештә алып барылды. Башка еллардан аермалы буларак, читтән торып, сферум аша да чыгыш ясау мөмкинлеге каралды.

1нче юнәлеш: укытучыларның эзләнү эшләре, журналистик язмалар. 

2 нче юнәлеш: укучыларның иҗади эшләре.

3 нче юнәлеш: «Театр яктылыкка, нурга илтә!», килгән театр коллективлары чыгышлары.

Эшләрне бәяләү комиссиясе дә мәртәбәле иде: 

1.Хаҗиев Ринал Исмәгыйль улы — филология фәннәре кандидаты, доцент, Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты галиме; 

2.Мөхиярова Рәзинә Хәйбрахман кызы — филология фәннәре кандидаты, доцент, Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты галиме;

3.Мөбәрәкшина Илзирә Ильяс кызы — филология фәннәре кандидаты, доцент, Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты галиме; 

4.Хисаметдинова Рәшидә Фидаил кызы — Яр Чаллы шәһәре мәгълүмати-методик үзәк белгече; 

5.Гасыймова Резеда Алвирд кызы— «Мәйдан» республикакүләм әдәби-нәфис, иҗтимагый журналның баш мөхәррире.

Укытучылар һәм укучылар эшенә нәтиҗә ясалды, дипломнар тапшырылды. Онлайн катнашучыларның нәтиҗәләре гимназия сайтына эленде, дипломнар барлык катнашучыларга җибәрелде.

Быел безне театр коллективлары сөендерде: Яңа Чишмә, Алексеевск, Арча, Кама Тамагы районнары читтән торып катнашса, Нурлат белән Балык Бистәсе районы театр коллективлары кунакка килде. Аларның искиткеч чыгышлары, укучыларның, саф татар телендә сөйләшеп, чын артистларча уйнавы таң калдырды.

Нәтиҗәдә, Нурлат районының 11нче сыйныфлары "Аерылабыз, хуш инде" әсәре белән гран-прига, «Үзебез сайлаган язмыш» әсәре белән 2нче урынга лаек булдылар. Ә Балык Бистәсе театр коллективы «Әлдермештән Әлмәндәр» әсәре белән 1нче урын яулады.

Шәһәребезнең «Адымнар» мәктәбе укучылары "Җан кисәккәем" әсәре белән шулай ук 1нче урынга лаек булды.

Гимназиябез укытучысы Лилия Сөббух кызы җитәкчелегендәге театр коллективы башлангыч сыйныфлар арасында 1нче урын яулады. Алар «Кәҗә белән сарык» әкиятен сәхнәләштергәннәр иде.

Кунакларны гимназиянең Туфан Миннуллин исемендәге тарихи-биографик музее белән музей житәкчесе Харисова Эльвира Рөстәм кызы hәм музей активисты 10нчы сыйныф укучысы Абдуллина Айсылу таныштырдылар.

29нчы гимназиянең «Заман» театр студисе курсәткән "Кәҗә белән Сарык" әкиятен тамашачылар көчле алкышларга күмделәр.

Конференция бик җанлы узды. Кунакларыбыз, гимназиябезне ошатып, зур рәхмәтләр әйтеп киттеләр.

Әдилә Искәндәрова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев