Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Чаллы шәһәре үзәк китапханәсендә гаилә иҗаты фестивале үтте

Фестиваль барлык яшьтәге чаллылылар игътибарын үзенә җәлеп итте.

30 март көнне, Россиядә игълан ителгән Гаилә елы кысаларында, мавыктыргыч программа оештырылды. 

Фестиваль барлык яшьтәге чаллылылар игътибарын үзенә җәлеп итте, алар оештырылган төрле мәйданчыклар буйлап йөрде. 

Фестивальне «Агадир» цирк студиясе артистлары һәм фокусчы-иллюзионист Влас Максимовларның ялкынлы чыгышлары ачып җибәрде.

«Сәнгать берләштерә» гаилә квесты ата-аналар һәм балалар командаларын берләштерде, алар алты мавыктыргыч этапны үтте. 

«Рәсемнәр» станциясендә алар рәсем сәнгате жанрлары белән таныша алды. Идәндә рәсем жанрларына (пейзаж, натюрморт, портрет, марина, анималистика) хас атрибутлар язылган «ташлар» тезеп куелган иде. Катнашучы гаиләгә бергәләп, үзләренә эләккән жанрга туры килүче ташларга гына баса-баса, бер «яр»дан икенчесенә күчәргә кирәк булды.
«Архитектура» станциясендә балалар әти-әниләре белән бергә буяулар һәм матур аппликация белән төссез катыргы йортларны буяды һәм якты төсләрдән торган зур шәһәр барлыкка килде, анда кояш чыкты!

«Әдәбият» станциясендә командаларга үзләре яраткан шигырьне укырга кирәк булды.
Барлык мультфильм яратучыларны «Мультляндия» станциясе үзенә җыйды, катнашучылар россия мультиклары буенча сорауларга җавап бирде.

«Музыкаль станция» катнашучыларга музыка уен кораллары турында белемнәрен тикшереп карарга, җырлар җырларга, дәртле бию биергә мөмкинлек бирде. 
«Халык күңел ачулары» уен зонасында командалар зур энтузиазм белән Идел буе халыклары уеннарында катнашты.

Мәйданчыкны уңышлы үткәннән соң кызыл жетоннар бирелде, аларны исә квест ахырында бүләккә алыштырырга мөмкин булды. 

Квест актив һәм хәрәкәтчән булуы белән ата-аналарга да, балаларга да ошады.
Кече картиналар галереясында Түбән Кама «Безнең зур гаилә — Балалар сәнгать мәктәбе»нең укытучы рәссамнары күргәзмәсе ачылу тантанасы узды.
Шулай ук «Идел буеның милли гаиләләре» исеме астында курчакчы Татьяна Исмәгыйлованың экспозициясе тәкъдим ителде.

Ярослав һәм Алла Гользаузерлар белән музыкаль-шигъри очрашу җыр һәм шигърият сөючеләрне җыйды. 

«Байкал һәм Эльбруска гаилә белән поход» тренингында гаилә белән походларның ата-аналар һәм балалар арасында үзара мөнәсәбәтләрне, аңлашуны яхшыртырга булышуы турында сөйләнде.

Күпсанлы мастер-класслар үтте: сәйләннән үрү, балчык эше, калакны, перәннекне декоратив бизәү, саклаучы курчак ясау.

Гаилә иҗаты фестивале Чаллы гаиләләре өчен чын бәйрәмгә әйләнде, алар вакытларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрде. Оештыручыларга бик күп рәхмәт сүзләре әйтелде.

Чаллы шәһәре үзәк китапханәсе китапханәчесе Роза АНТОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев