Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Чакрымнар киртә түгел...

Өлкәннәр көнендә Мөслим гимназиясенең 2В сыйныфы укучылары янына кайбер балаларның еракта яшәүче әби-бабайлары кунакка килде.

Әбекәй, бабакай.... Нинди матур сүзләр. Бу сүзләрне әйтә алган балалар, чыннан да бик бәхетлеләрдер. Чөнки, әби куенында, бабай тәрбиясендә үскән балалар, ничектер башкалардан аерылып торалар. Алар җор телле, тормыш авырлыкларына бирешми торган, чыныккан булалар. 
Октябрь ае, шушы кадерле әби-бабаларыбызның, ягъни өлкән яшьтәге кешеләрнең бәйрәме белән башланып китә. Мөслим гимназиясенең 2В сыйныфы укучылары да бу бәйрәмне бик зарыгып көттеләр. Чөнки бу көнне кайбер балаларның  еракта яшәүче әби-бабайлары да, алар янына кунакка килде. Бәйрәмебез укучыларыбызның матур шигырьләре, дәртле җырлары белән үрелеп барды. Һәр бала үзенең әбисенә, бабасына атап ятлаган шигырен зур горурлык белән кычкырып, сәнгатьле итеп сөйләп күрсәттеләр. Кунак булып килгән әбиләребез дә, бабаларыбыз да, үз чиратларында үзләренең кадерле оныкларына матур теләкләрен, изге киңәшләрен җиткерделәр. “Очрашулар насыйп булса, чакрымнар гына киртә була алмый, 70 км ерак ул дип тормадык, Минзәлә районыннан ук, улыбызның бәйрәменә килдек, Аллага шөкер. Барчагызга да Ходай хәерле гомерләр, бәрәкәтле тормышлар насыйп итсен. Мәктәпләрегез якты, җылы, чиста, укытучы апаларыгыз яхшы. Шуңа күрә тырышып укырга да укырга инде сезгә, балалар,”-  диде Гомәрнең бабасы Мөнир әфәнде.

Һәр әби, үзләренең оныкларының горурлыгы булып, басып матур теләкләрен җиткерделәр, яхшы кешеләр булып үсүләрен, киләчәктә мәрхәмәтле чын кешеләр булуларын теләделәр.
Миләүшә Хәсәнова, 
Мөслим гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев