Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Быел каләмнең алтынына кем ия?

«Алтын каләм» балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр мабугаты фестивале XVI нче мәртәбә журналистика белән кызыксынучы яшь һәм сәләтле балаларга үз ишекләрен ачты.

Биредә төрле район һәм регионнардан гариза җибәреп, икенче турга үткән 140 ка якын бала катнашты. Фестивальнең юнәлешләренә килгәндә, алар быел 8 төрле иде: татар телендә басма матбугат, рус телендә басма мәтбугат, телевидение, радио, фотожурналистика, видеоблогинг, SMM һәм подкаст.

Үзем татар телендә басма матбугат юнәлешендә көч сынаштым. Төннәрен йокламый газета чыгардык, төрле спикерлар белән остаханәләрдә булдык, интеллектуаль уеннар уйнадык, спорт ярышларында катнаштык. Безнең юнәлеш ике редакциягә бүленеп, өч көн эчендә барлыгы дүрт газета әзерләде.

Мин исә үзебезнең редакция, 11 кыз һәм кураторыбыз Раилә апа Хәялиева, ярдәмендә басылып чыккан «360°» газетасының беренче санында баш мөхәррир, икенчесендә – җаваплы сәркатип вазыйфасын башкардым. Көн дәвамында чаралардан репортажлар, кызыклы әңгәмәләр, файдалы мәгълүматлар туплап, төннәрен дизайн һәм верстка бүлмәсендә үткәрү дә безнең өчен рәхәт бер ару иде. Эш һәм йокысыз төннәрдән тыш, безнең өчен күңелле квестлар һәм кичке чаралар үткәрелде, үзебез белән таныштыру һәм редакцияне презентацияләү булып узды. Шулай ук икенче ел рәттән фестивалебездә президент сайлаулары узды. Биредә һәр юнәлеш үзеннән бер кандидат тәкъдим итте. Арабыздан бердәнбер егет булу сәбәпле, без Булат Мөхәмәдҗанов тәкъдим иттек. Һәм бер дә ялгышмадык! Тавышлар саны буенча, Булат җиңеп чыкты һәм фестивальнең яңа президенты дип игълан ителде. Соңгы көн – барлык эшләгәннәргә нәтиҗә көне. Бу көнне XVI «Алтын каләм» фестиваленең бүләкләү тантанасы узды. Сезнең быелгы Гран-При ияләрен беләсегез киләдер, шулаймы? Быелгы җиңүчеләребез: татар матбугаты юнәлешеннән Булат Мөхәмәдҗанов һәм телеведение юнәлешеннән Анастасия Миронова! Жюрилар безгә үз сүзләрен әйтте, кураторларыбыз үз теләкләрен белдерде, ә без исә үзебезнең «коллега»лар белән саубуллаштык. Үз тормышларын журналистка белән бәйләргә теләүче һәр бала әлеге фестивальдән һичшиксез зур тәҗрибә, кызыклы аралашу, мәңге истә калырдай хәтирәләр белән кайтып китәчәк. Чираттагы көймәгә син дә сикерми калма!

Гөлназ ӘХМӘДИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев