Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Бөре җыйнар чак

Безнең мәктәбебездә һәр елны «Эко яз» дигән акция үткәрелә.

Яз бит ул кайткан кошлары, кар астыннан баш төртүче беренче умырзаялары, урамнардан агучы мактанчык гөрләвекләре, ерык авызлы җылы кояшы белән генә түгел, ә агачларда борын төртүче нәни бөреләре белән дә матур.

Безнең мәктәбебездә һәр елны «Эко яз» дигән акция үткәрелә. Бу акциядән бер генә укучы да читтә калмый. Мәктәбебез белән ел саен каен һәм нарат бөреләре җыябыз. Иң күп бөре җыйган укучылар бүләкләнә. Бу эшнең нинди кирәкле, изге эш икәнен аңлап эшлибез. Җыйган бөреләребез күпмедер авыруларга ярдәм итә ала икән, эшебезнең нәтиҗәсе булган дигән сүз. Ә сез бөре җыясызмы, дусларым?

Муллахметова Аделина, Саба районы, Олы Кибәче урта мәктәбе, 5 нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев