Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбыз

Габдулла бабай Хәйбрахманов сугыш фаҗигаләрен үз күзләре белән күргәнгәдер инде, ул бу турыда озаклап сөйләргә бер дә яратмый иде.

Матурлыгы өчен бу көннәрнең,
Кемнәр генә корбан булмаган?
Исемнәрен тарих безгә үзе –
Саклап килә ерак еллардан.

Сугыш дигән каһәрле сүзне ишетү белән, ничаклы дәһшәтле, фаҗигале вакыйгалар күз алдында пәйда була. Безнең буын андый фаҗиганы күрмәсә дә (күрергә дә язмасын) аның ничек куркыныч икәнлеген китаплардан укып һәм кинотасмалар аша күзаллап, өлкәннәр сөйләгәннәрдән ишетеп кенә белә.

Әмма ул елларда бу аяусыз сугыш афәте кагылмаган бер генә гаилә дә калмаган бит. Һәр йорттан һәркемнең газизе, йөрәк парәсе Ватан өчен көрәшкә киткән. Безнең Метрәй авылыннан гына да, типсә тимер өзәрдәй, 323 япь-яшь ир-егет сугышка киткән. Аларның 168е сугыш кырларында ятып калган, 100гә якын гаилә «Хәбәрсез югалды» дигән кайгы хатлары алган. Бары тик 123 батыр гына авылга әйләнеп кайта алган (алары да яралы). Инде менә 79 ел гомер үткән, әмма ул яралар әле дә сыкрый, әрни. Тән ярасы белән йөрәк ярасы бергә кушылган. 

Беребез дә сугыш булуын теләми, чөнки ул күпләрнең гомерен өзгән, күпләрне ятим иткән. Илебез халкы быел Бөек Җиңүнең 79 еллыгын билгеләп үтәргә җыена. Җиңү көне! Бу сүз һәркайсыбыз өчен дә чиксез кадерле.

Бу Җиңү көнен якынайту өчен күпме якташларымның гомере өзелгән. Бүгенге көндә авылыбызда бер генә сугыш ветераны да исән түгел, әмма без аларны онытмыйбыз.
Минем сезгә шуларның берсе, безнең күршебез булып яшәп мәрхүм булган Габдулла бабай Хәйбрахманов турында язасым килде. Сугыш фаҗигаләрен үз күзләре белән күргәнгәдер инде, ул бу турыда озаклап сөйләргә бер дә яратмый иде.

– Җиребезне басып керүче илбасарларның вәхшилеге хакында күп китапларда язылган, фильмнар төшерелгән. Алар турында кабатлап торасым килми. Бер генә вакыйганы сөйлисем килә, – дигән иде ул.

...Без, солдатлар, мылтыкларны җилкәгә асып, пулеметларны сөйрәп, яу кырына чыктык та, окопка яшерендек. Сугыш уты астында калачагыбызны уйлап борчылабыз (бәлки, исән дә калмабыз). Өстән дошман самолеты очып үтте. Аның артыннан берсе, икенчесе... Ләкин өстебезгә бомбалар яумады. Тирә-юньне сәер тынлык чолгап алды.

«Беренче булып атмаска!» дигән әмергә буйсынып, шомлы тынлыкта посып утырабыз. Вакыт исәбен дә югалттык шикелле. Минутлар үткән саен, күңелдә өмет чаткысы кабынды.

«Әллә сугышны туктаттылар микән?» Шулай уйлап, гапләшеп алырга да өлгердек. Күңелдәге өметле уйларны таратып, сәер тынлыкны бозып, бомба төшеп шартлады. Безнекеләр дә ут ачты. Сугыш кызганнан-кыза барды. Бомбалар шәһәрләрдәге йортлар, мәктәпләр, шифаханәләр өстенә дә явып кына торды. Дөрләп йортлар янды. Сабыйларның әче авазлары йөрәкләрне телгәләде. Иген басуларын, урманнарны кара күмер каплады. Әнә шундый коточкыч афәтләрне үз күзләребез белән күрдек, балам. Яу кырында ачы газаплар кичердек.

Кабат мондый сугыш михнәтләрен күрергә язмасын. Үзебез төзегән өйләрдә яшәп, үзегез үстергән икмәкне ашап, сәламәт балалар тәрбияләп үстерү насыйп булсын. Күкләрнең һәрчак аяз, җир шарының тыныч булуын телим мин дип, яшьле күзләрен сөрткән иде ул.Әйе, авыр, бик авыр булган иде аңа йөрәк яраларын кузгатуы.

Габдулла бабай инде бүгенге көндә арабызда юк, әмма аның оныклары аның рухын, истәлекләрен саклап, ул салган матур өйдә матур итеп гомер итәләр. Бүгенге тыныч тормышыбызның нинди корбаннар бәрабәренә яулап алынуын без бервакытта да онытырга тиеш түгелбез. Һәлак булганнарның каберләрен, исәннәрнең кадерен белү — безнең бурычыбыз. Барлык сугыш ветераннары алдында без бүген баш иябез һәм сугыш афәтенең бервакытта да кабатланмавын, Җир-анабызның мәңге шулай тыныч һәм матур булуын телибез.

«Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Түбән Табын интернат-мәктәбе» 8 нче сыйныф укучысы Семечкин Стас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев