Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Биләр форумы: аны үзең күрергә кирәк!

Менә шулкадәр көтеп алынган җәйге ялларыбыз да тәмамланды. Бик тиз генә үтеп киткән кебек тоелса да, бик күп эшләр эшләнде.

Менә шулкадәр көтеп алынган җәйге ялларыбыз да тәмамланды. Бик тиз генә үтеп киткән кебек тоелса да, бик күп эшләр эшләнде, күп урыннарда булырга туры килде, кичерешләргә бай яллар булды. 

Үземнең бер атналык походка баруым турында инде язган идем. Бүген мин үземнең җәйге ялларымда күңелле истәлекләр бүләк иткән Биләр форумы турында язып китәсем килә.

Ел буена төрле рәсәйкүләм, республикакүләм конкурсларында һәм олимпиадаларында актив катнашып, алдынгы урыннар алуымның нәтиҗәсе булып, миңа «Сәләт» оештырган Биләр форумына барырга тәкъдим иттеләр. Аның турында күп ишетсәм дә, беренче баруым иде. Дулкынландыра. Республикабызның төрле якларыннан сәләтле яшьләр җыела бит! 

Безне шәһәрдән бер автобус белән алып бардылар. Барып җитүгә шаккаттык! Зур мәйданда бик күп палаткалар, халык... Шулай да ыгы-зыгы юк. Бар да яхшы оештырылган. Регистрация үттек һәм 8әр кеше палаткаларга урнаштык. Шуннан башланды күңелле вакыт. 

Иртәләребез "Сәләт радиосы"на ияреп, зарядка ясаудан башланып китә иде. Аннары иртәнге аш. Форумның юнәлеше — информацион технологияләр булганга, һәр көнне төшке ашка кадәр бик кызыклы һәм файдалы дәресләр үткәрелде. Аларны республикабызның шушы сферадагы алдынгы белгечләре алып барды. Төшке ашатан соң спорт уеннары, ял вакыты. Ә кич белән... татар дискотекасы, уеннар, кичке шәм.

Андагы татар рухын, бергә җыелып "Сәләт"нең җырлы биюен башкару тәэсирләрен... үзеңә барып күрергә һәм тоярга кирәк. Миңа да шушы мөмкинлекне биргән өчен Чаллының Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернатыма, Биләр форумын югары дәрәҗәдә оештыручыларга зур рәхмәт.

Алда яңа уку елы, яңа үрләр, яңа ачышлар. Хәерле сәгатьтә, дуслар!

Зөфәр Мөхәммәтдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев