Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

“Әбиемдә кунакта”

Борынгы заманнардан ук кешеләр балаларның күңелләренә туган телнең матурлыгын, аһәңен сеңдерергә тырышкан.

Милли культура формалаштыру, һәм иң мөһиме - халык традицияләренә нигезләнеп, балаларда әхлаклылык, мәрхәмәтлек тәрбияләү - ата-аналарның, тәрбиячеләрнең иң төп бурычы булып тора.

Шул максаттан шәһәребезнең Кама елгасы буенда урнашкан 114нче “Чаллы бизәкләре” балалар бакчабызда 12нче татар зурлар төркеме белән “Әбиемдә кунакта” дигән кичә уздырырга уйладык. Бу кичәдә бырыбыз да яраткан, авылда яшүче әби образын кулландык. Без балалар белән күчтәнәчләребезне алып, “авылга яраткан әбиебезгә юл тоттык”. Кунакта  “Капкалы”, “Чума үрдәк, чума каз”, “Түбәтәем” дигән татар халык уеннарын уйнап күңел ачтык. Балалар бигрәк тә “Түбәтәем” уенын яратып уйныйлар. Балалар түгәрәккә ясап басалар, бер бала түбәтәй тотып тора, такмак әйтеп түгәрәк буйлап бер-берсенә түбәтәйне тапшыралар.

Түб – түб - түбәтәем,

Түбәтәең укалы

Матур чиккән түбәтәең

Менә кемдә туктады! –

дип, такмаклап әйткәч, түбәтәй кемдә кала, шул мәкаль әйтә.

”Кунак ашы – кара каршы!” - дигән әйтем бар татарларда. Әби безгә үзе яшь чагында бик яратып уйный торган ”Йөзек салыш” уенын өйрәтте. Татар халык ризыклары беләй сый-хөрмәт итте. “Нәни кунакларыбыз”ның күңелләре тулы сөенеч, сөйләп бетергесез уй-кичерешләрен күрү үзе бер бәхет иде безнең өчен.

Кичәбезгә шушы төркемдә тәрбияләнүче кызчыгыбыз Лилиянең әнисе Гыйбадуллина Алсу Тәлгать кызы чакырулы иде. Ул 12нче  татар китапханәсендә китапханәче булыт эшли. Алсу Тәлгать кызы татар халык уеннары, йолалар турында, аларның төрләре, безнең әби-бабаларыбыз элекке вакытта ничек уйнаганнарын бәйнә-бәйнә сөйләп үтте.

Халык уеннары аша балаларда тырышлык, түземлек, гаделлек сыйфатлары тәрбияләнә. Татар халык уеннары татар телен үзләштерү өчен дә шартлар тудыра.

Без балалар бакчасында балалар белән элек халык тарафыннан киң кулланылган, ә хәзер онытылып, югалып калган татар халык уеннарын эзләп табып, аларны кулланып, өйрәнеп, уйнап әхлак тәрбиясе бирү өстендә эшлибез.

Гәрәева Лилия Хәмбәл кызы, Чаллы шәһәре, 114нче балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев