Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Бөгелмә районы Кодаш авылында каникуллар күңелле үтте

Менә сагынып көтеп алган кышкы каникуллар да ахырына якынлашты. Бәйрәм чорында Кодаш авылы мәдәният йорты белән китапханәдә бала-чага тавышы тынмады.

Каникул көннәрендә кызлар һәм малайлар «Кышкы әкиятләр буенча сәяхәт» дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар, төрле өстәл уеннары буенча турнирларда көчләрен сынадылар, викториналарда, конкурсларда үзләрен актив яктан таныттылар, мультфильмнар карадылар.

Ә 8 гыйнвар көнне балалар өчен чыршы бәйрәме узды. «Кар кызы бәйрәмгә чакыра» дип исемләнгән әкияти тамашада һәркем бик ошатып катнашты. Кыш бабай тәкъдим иткән уеннар һәр балага күп шатлык һәм күтәренке кәеф өстәде. Каникул дәвамында мәдәният йорты белән китапханәдә үткәрелгән матур кичәләрдә авылыбыз балалары гына түгел, ә кышкы ялга кайткан бик күп кунак балалары да катнашты. Аларның ата-аналары да бәйрәмне оештыручыларга зур рәхмәтләрен белдереп киләсе, алдагы бәйрәмнәрне дә көтеп калуларын әйттеләр.

Бөгелмә районы Кодаш авылы китапханәчесе Каримова Ирина.

Дадабаева Алина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев