Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Безнең класс бик дус һәм бердәм

Актаныш районы Богады мәктәбенең 3нче сыйныфында гел талантлы балалар җыелган. Әлеге сыйныфта укучы Сөмбел Сабирова шулай дип яза.

Сәлам, хөрмәтле “Көмеш кыңгырау” Мин сиңа үземнең 
классымның уңышлары турында сөйлисем килә. Безнең класс бик 
дус һәм бердәм. Кирәк чакта бер-беребезгә булышабыз. Һәрбер 
кешенең үзенең шөгыле дә бар. Класста иң сәләтле укучылар 
җыелган. Әдилә, Искәндәр – биюче,  бер генә концерт та алардан 
башка узмый. Иң тынычы – безнең Айтуган. Ул  рәсемнәрне матур 
ясый.  Самат спортсмен булырга хыяллана. Көчле спортсмен ул 
безнең. Алексей рус телен яратып укый, яхшы билгеләр  ала. Мине 
укытучы апам матур җырлыйсың, ди. Киләчәктә кулинария буенча 
укырга уйлыйм.
Физкультура дәресен барабыз да яратабыз, чаңгыда, тимер аякта шуабыз. Тәнәфесләрдә өстәл уеннары уйныйбыз: шашка, шахмат, пазл тезәбез. Эскурсияләргә яратып йөрибез. Киләчәктә дә гел дус булырбыз дип уйлыйм.
Сөмбел Сабирова, Актаныш районы Богады мәктәбенең 3нче класс укучысы.                                                                 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев