Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Бездә кунакта – Чаллы театры артистлары

Алар Туфан Миңнуллинның «Без китәбез, сез каласыз» драмасын уйнап күрсәттеләр.

Бүген бездә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артистлары кунакта булды. Алар Туфан Миңнуллинның «Без китәбез, сез каласыз» драмасын уйнап күрсәттеләр. Шагыйрь тормышында ачылмаган серләр бик күп. Мин Г.Тукай иҗатын укырга бик яратам, укыган саен Тукайның бөеклегенә, рухи көченә шаккатам. Шагыйрь 1909 елда фабрикант Акчуриннарга кунакка бара. Әңгәмәләрдә татар халкының язмышы, аның киләчәге турында уйланулар чагыла. 

Мәктәбебез укучылары спектакльне яратып карады. Барлыгы 27 ел яшәп, үз җилкәсенә гаҗәеп зур йөк күтәргән, тулы бер халыкның язмышын үз йөрәге аша үткәргән шагыйрь образы бүген тагын да ныграк ачылды.

Шундый эчтәлекле спектакльне карап, вакыт узганын да сизми калдык. Артистларның һәр хәрәкәтен, сулышын сизеп утырдык. Тамашачылар исеменнән артистларга зур рәхмәт җиткерәбез һәм аларга киләчәктә зур уңышлар теләп калабыз. 

Халикова Алия, Чаллы шәһәре, 8 нче мәктәп, 9нчы сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев