Без төрле, әмма шулай да без бергә!
Дуслык-тугрылык мөнәсәбәтләрен ныгыту максатыннан №37 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен толерантлык дәресе узды.
Толерантлы булырга өйрәник. Нәрсә соң ул толерантлык? Толерант - латин теленнән кергән. Ул - түземлелек, сабырлык, кеше нинди генә милләттән булуына карамастан, аның фикеренә, гореф-гадәтенә уңай карау дигәнне аңлата.
Балаларда толерантлыкны ничек тәрбияләргә соң? Дуслык-тугрылык мөнәсәбәтләрен ныгыту максатыннан №37 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен толерантлык дәресе узды. Ачыкланганча, барлык кешеләр дә бик төрле: төрле киемнәр, төс, кыяфәт, төрле уеннарны яраталар, төрле телләрне беләләр, төрле гореф-гадәтләргә, ышануларга ия булалар. Һәм бу төрлелеккә карамастан, кешеләр бер-берсе белән дуслар. Аралашу барышында китапханәче балаларның «толерантлык» төшенчәсе белән ни дәрәҗәдә таныш булуын ачыклады, шуннан соң аларны толерантлы аралашу кагыйдәләре белән таныштырды. Тәрбияләнүчеләр толерантлы булуның нәрсә аңлатуы, толерантлы кешенең нинди сыйфатларга ия булуы турында белде.
Матур әдәбият әсәрләре, төрле халык әкиятләре балаларда мәрхәмәтлелек, түземлелек, игелеклелек, шәфкатьлелек, юмартлык һ.б. шундый сыйфатларны тәрбияләүдә зур роль уйный. Әкиятләр уку, иллюстрацияләрен карау, әкиятләрне сәхнәләштерү, балаларда уңай тәэсир калдырды.
Түбән Кама шәһәренең 7нче балалар китапханәсе хезмәткәре Валеева Резедә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев