Без тагын авылда — Пучыда
Бу ялларда Расим бабайга чөгендер алыштык.
Без тагын авылда — Пучыда. Бу ялларда Расим бабайга чөгендер алыштык. Бик җайлы эш дип әйтмәс идем. Башта йолкып, өемнәргә өйдек. Аннары яфракларын кисеп, балчыкларын кырып, машина арбасына төядек. Бакчадан ишек алдына алып кайтып, базга бушаттык. Бөтен туганнар бергәләшеп эшләгәч, әллә ни алҗытмады үзе тагын.
Дуслар, карагыз әле, нинди эре чөгендерләр үстергән минем бабаем.
Вәҗетдинов Тимур, Минзәлә шәһәренең 1нче санлы урта мәктәбенең 8 М класс укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев