Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Без - табигать балалары

Безнең һәрберебез үзенең туган як табигатенең матурлыгына соклана, аның белән горурлана. Әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез буыннан-буынга шушы матурлыкны кадерләп саклаганнар.

Әйләнә-тирәне бербөтен итеп ярату, гүзәллеген күрү, аның белән соклану хисләре тәрбияләү, табигатьне сакларга кирәклеген бала күңеленә керерлек итеп аңлату кече яшьтән үк башланырга тиеш. Бу юнәлештә без, Яр Чаллы шәһәренең 42нче “Алчәчәк “балалар бакчасы тәрбиячеләре, балалар белән күп төрле эшләр башкарабыз.

Җәй көне кошлар сайравы тынмасын өчен, кыштан ук алар турында кайгыртып, җимлекләр ясыйбыз, кошларның без әзерләгән җимнәрне ашаганнарын күреп сөенәбез. Яз көне әти-әниләр белән берлектә сыерчык оялары ясап, үзебезнең группа территориясендә эләбез. Шулай ук язын участокта чәчәкләр үстерүгә зур игътибар бирелә. Нәтиҗәдә, балалар матурлыкны тудыру һәм аны саклау зур хезмәт сораганын аңлап үсәләр.

Бүлмәдәге гөлләрне карыйбыз. Балалар тәрәзә төбендә суган үстерүне бик яратып башкаралар.

Киләчәктә без тәрбияләгән балалар туган як табигатенең байлыгын арттыруда, аның матурлыгын саклауда үзләреннән зур өлеш кертерләр дип ышанабыз.

Муратова Рәзилә Гависовна, Фасхиева Гөлназ Фаридовна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

14

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев