Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Без — көрәшче егетләр!

Без — Руфил һәм Румил Нургалиевлар Актаныш районы Татар Ямалы авылында яшибез.

Без — Руфил һәм Румил Нургалиевлар Актаныш районы Татар Ямалы авылында яшибез. Мин — Руфил, 13 яшьтә. Энем Румилгә 8 яшь. Мин 6нчы, энем 2нче сыйныфта гел яхшы билгеләргә генә укыйбыз. Иң кечкенәбез — Рунил балалар бакчасына йөри.

Бар яктан да талантлы без: җырлыйбыз да, биибез дә, нәфис сүз осталары да. Ә шулай да безнең иң яраткан шөгылебез бар. Ул да булса — татарча көрәш.

Мәктәбебездә көрәш түгәрәге инде күптәннән эшләп килә. Мин 1 нче сыйныфтан бирле көрәшне үз иттем, ә энем Румил балалар бакчасыннан ук минем белән бергә түгәрәккә йөри. Көрәш түгәрәге мәктәбебездә атнага 3 тапкыр уздырыла: дүшәмбе, чәршәмбе, һәм җомга көннәрендә.

Тренерыбыз бар яктан да тырыш,уңган,балалар яратучы,үз эшенең чын остасы — Бикмухаметов Айгиз Фаиз улы. Айгиз абый безне көрәшнең төрле серләренә төшендерә, яңа алымнар өйрәтә.

Тренер абыебызның тырышлыгы бушка китми: ярышларда алдынгы урыннар яулыйбыз. Район буенча узган турнирларда төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында һәрдаим диярлек лаеклы 1нче урын — безнеке.

Район эчендә генә түгел, төрле шәһәрләргә, район үзәкләренә барып, уңышлы чыгыш ясыйбыз.

Ике ел элек авыл Сабан туенда милли көрәш буенча батыр калдым һәм иң зур бүләк — тәкә белән бүләкләндем. Узган елгы Сабантуйда энем Румил батыр калды. Бу уку елында да инде байтак призлар, кубок-медальләр алып өлгердек. Безне күреп, 2 генә яшьтә булса да, нәни энебез дә: «Мин көрәшкә киттем!» диеп рюкзаклар җыйнап йөри. Аның да безгә иярәсе килә. Киләчәктә, ул да безнең кебек булыр әле. Тренер абыебызга зур рәхмәт әйтәсебез килә. Киләчәктә дә бу түгәрәк яшәсен, батыр егетләр кимемәсен дигән теләктә калабыз.

Руфил һәм Рунил Нургалиевлар, Актаныш районы. 
Фотода: Без тренерыбыз Айгиз абый белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев