Көмеш кыңгырау

Без гаиләдә тугыз бала!

Бу дөньяда гаиләдәге җылы мөнәсәбәтләргә, әниеңнең мөлаем елмаеп: «Кызым, кайттыңмы?» – дип каршы алуларына һәм тыныч кына тату итеп бергә-бергә гомер итүгә ни тора?

Без гаиләдә тугыз бала: 4 малай һәм 5 кыз. Әти-әнием безгә белем бирү, намуслы, кешелекле итеп тәрбияләү өчен көне-төне армый-талмый хезмәт итәләр. Минем әнием – Абдуллина Җәмилә Марат кызы – иң якын кешем. Әниемнең кычкырганын, тупас сүз әйткәнен беркайчан да ишеткәнем юк. Ул гел елмаеп, тыныч тавыш белән сөйләшә. Кайбер кешеләргә ике-өч бала тәрбияләү дә мәшәкать тудыра, кайсыбер әниләрдән  гел зарлану ишетергә туры килә.  «Тугыз баланы ничек карарга өлгерәсез?», – дигән сорауга минем әнием бер кыенсынмый җавап бирә: «Әгәр дә гаиләдә барысы яхшы булса, бала карау бернинди мәшәкать тә тудырмый. Балалар үзләре үзләрен карый. Олыларына тиешле тәрбия бирсәң, кечкенәләр алардан үрнәк алып, тәрбияле, әдәпле булып үсәләр».

Ялганлау юк

Гаиләбездә ялганлау, алдалау кебек тискәре сыйфатлар гомумән юк. Әти-әни кечкенәдән гадел яшә дип өйрәттеләр. Без бер-беребезгә чиксез хөрмәт, ярату һәм үзара аңлау белән карыйбыз, кечкенәләргә юл бирәбез, ә әти-әни сүзе – безнең өчен канун. Кайвакыт ачуларын китергән чаклар да булгалый. Андый очракта әнием тыныч кына, орышмыйча барысын да аңлата. Син инде эшләгән эшең өчен оялып, кызарып торасың, гафу үтенәсең.

Тиктормас булган

Әнием – бик гыйлемле, зирәк кеше. Ул инглиз телен камил белә, бик матур тегә, искиткеч моңлы итеп җырлый һәм шигырьләр яза. Минем иҗатка тартылуым шуннандыр, мөгаен. Әбием аның кечкенә чагында ук бик шук, кызыксынучан булуын сөйли иде. Әниемнең әле дә тик торганын күргәнем юк: гел эшли, нәрсәдер төзәтә, әзерли. Без, өлкән балалар, әниебезгә булышу өчен чират торабыз, һәр эшне ул кушканча, тиешенчә башкарып та чыгабыз. Кечкенә чакта әни безгә әкиятләр сөйли иде. Китаплар укырга яратуыбыз- аның тырышлык нәтиҗәсе.

Инглиз телендә сөйләштек

Әни бервакыт безнең белән (күрәсең, телне тизрәк отып калу өчен) инглиз телендә генә сөйләшә башлады. Башта читенрәк иде. Соңрак инде без үзебез дә рәхәтләнеп инглизчә «сатып җибәрә идек». Күршеләр көлеп: «Һай, Җәмилә, балаларың татар телен дә оныталар түгелме? » – дигәннәр. Әнием аларга каршы: «Туган телебез – безнең канда, җанда. Ул беркайчан да онытылмый. Ә менә чит телне белү зыянга түгел», – дигән. Әниемнең инглиз телендә иҗат иткән шигырьләре дә бар.

Роман да язар иде

 Безнең туганнар әнине гел мактыйлар: «Һай, Җәмилә, бигрәк уңгансың, безнең 3 бала белән сыер саварга да вакыт калмый, ә син 9 баланы да ялт итеп карап тотасың, шигырьләр язарга да вакыт табасың», – диләр. «Җаен тапсаң, роман да язып була, иң мөһиме: гаиләдә тәртип хакимлек итәргә тиеш. Һәр бала үз вазифаларын, бурычларын белеп, вакытында, төгәл итеп башкарырга тиеш, шулвакыт гаилә тормышы җайлап, беркөе бара да бара», – ди әнием. Әйе, бу заманда һәркемнең сокланган, аңа охшарга тырышкан кешесе (заманча әйтсәк, кумиры) була.  Минем  шундый кешем ул – минем әнием. Әнием кебек гадел, намуслы, игелекле, вөҗданлы,тырыш була алсам – чиксез бәхетле булачакмын. Аның саф күңеле җырлыйсы килү теләген уята,  үзеннән – үзе иҗатка рухландыра!

Әниемнең йөзләрендә

Меңләләгән йолдыз балкый

Әниемнең елмаюы

Кояштан күпкә якты.

Әниемнең күзләрендә

Елмаюның чаткысы

Әйтә алам, уйламыйча

Әнием – иң яхшысы!

Рәйсә Абдуллина, Балтач районы, Карадуган гимназиясе, 9нчы сыйныф.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: