Бердәмлектә – көч
Тукай районы Калмия мәктәбенең «Алчәчәк» театр коллективы Рәсәйкүләм балалар һәм яшьләр милли театр коллективларының «Театр һәм балалар − 2023» фестиваль-бәйгесендә җиңү яулады.
Рәсәйдә Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы, Татарстанда Укытучы һәм остаз елы кысаларында Ижау шәһәрендә узган искиткеч кызыклы, эчтәлекле, мавыктыргыч Рәсәйкүләм балалар һәм яшьләр милли театр коллективларының «Театр һәм балалар − 2023» фестиваль-бәйгесендә «Алчәчәк» театр коллективы җиңү яулады.
Никадәрле тәҗрибә, кичерешләр диңгезе! Конкурста катнашкан кечкенә артистларыбызның хис-тойгылары әйтеп бетергесез!
«Алчәчәк» театр коллективы 2022-2023 уку елында мәктәптән тыш эшләр бүлегендә эшләүче Альмира Азат кызы Гилфанова җитәкчелегендә Калмия мәктәбендә оештырылды. Яшь булуга карамастан, коллектив бик күп республикакүләм конкурсларда катнашып, россиякүләм дәрәҗәгә чыкты.
Августта конкурсның беренче турына Мәскәү шәһәренең «Д.Поленов исемендәге Россия Дәүләт халык иҗаты йорты»на театр гаризасы һәм видеоматериал җибәрелде.
37 катнашучы арасыннан Татарстан республикасы данын яклау бәхете «Алчәчәк» театр коллективына елмайды. Ә 13- 15 нче октябрьда Ижау шәһәрендә узган фестиваль-бәйгенең 2нче турында коллективтан 18 укучы катнашты.
Барлыгы 8 коллектив - Тыва республикасы Кызыл шәһәре, Мари Эльның Йошкар-Ола, Свердловск өлкәсе, Санкт-Петербург, Ижау, Можга шәһәрләреннән килүчеләр көч сынашты. 7-13 яшь категориясендә театр коллективыбыз 3 нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.
Шушы фестиваль-бәйгегә баруда ярдәм күрсәткән Район җитәкчеләренә, мәгариф һәм мәдәният бүлегенә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Мәктәп коллективы, ата-аналар, балалар бердәмлеге, тырышлыгы гына зур җиңүләргә китерә. Киләчәктә дә бер-беребезне аңлап, кулга кул тотынып эшләргә, тагын да яңа үрләр яуларга язсын иде!
Фәрхутдинова Гөлназ, Тукай районы Калмия мәктәбе директор урынбасары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев