Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Батырлык ае очрашуы

Махсус хәрби операциядә катнашучы Әхмәтов Ренат Мөдәмил улы белән очрашу бик кирәкле чара булды.

Февраль ае — батырлык ае. Бу ай башлану белән һәр ир затыннан булган кадерле кешеләребезне бәйрәм белән котларга әзерләнәбез. Ай дәвамында төрле чаралар үткәрәбез, очрашулар оештырабыз. Батырларны искә алабыз. 

Мөслим гимназиясенең 3 нче сыйныфы укучылары да хәрби-патриотик айлык кысаларында шактый гына эшләр башкарды. Һәр укучы үзенең әтисенең, абыйсының, бабасының армия сафларында хезмәт иткән фотолары белән фотоколлаж ясады һәм күргәзмә оештырдык.

Мөслимнең «Авыл утлары» газетасы редакциясе оештырган «Солдатка хат» бәйгесенә язмалар әзерлибез. Сыйныф сәгатьләрендә Ватаныбыз турында, Ватан сакчыларыбыз турында әңгәмәләр уздырабыз. 

Махсус хәрби операциядә катнашучы Әхмәтов Ренат Мөдәмил улы белән очрашу, балалар өчен бик кирәкле чара булды. Ярты ел буена хәрби бурычын үтәгән яугир безгә үзенең батырлыклары турында сөйләде. Ул группа командиры булып хезмәт иткән. Җирле халыкны ничек коткарулары, сугыш кырында күргән авырлыклары турында сөйләгәндә, һәрберебезнең күзләренә яшьләр тыгылды.

Сораулар күп: яшәү шартлары, хәрбиләрнең бер-берсенә ничек ярдәм итүләре, буш вакытларын ничек үткәрүләре, туган якны һәм туганнарны сагыну авырлыкларын ничек җиңүләре, барысын да беләсе килә.

Ләкин, Ринат абыйлары, махсус хәрби операция зонасыннан кайткан егетләр кебек, анда булган вакыйгалар турында аз сөйли. Җаваплары да төгәл һәм җитди. Үзе әйтмешли: «Без 3 минут белән исәпләшеп өйрәнгән, бар эшне дә 3 минут эчендә башкарырга күнеккән», — ди. Кыскасы, чын ирләрчә. 

Ренат Әхмәтовның түшендә балкыган мадальләренә күз төшми калмады, алар турында да сорыйсы килде. «Батырлык өчен» бирелгән 2 медале, «Бахмутская мясорубка», «Крест Вагнера и за дважды ранения» медальләре батырлыклар өчен бирелгән бүләкләр икән. 

Ренат Әхмәтов махсус хәрби операция зонасындагы егетләр өчен гуманитар ярдәм җыючыларга рәхмәтле. «Халыкның ярдәме, безгә ныклы терәк булып тора. Шулай бергә һәм бердәм булганда — җиңү безнеке булыр!» — ди егетебез. 

Тиздән яугиребез кабаттан юлга кулгалырга җыена. Аңа без җиңү белән исән-имин туган ягына кайтуын теләп калабыз. 

Миләүшә Хәсәнова, Мөслим гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев