Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Балтач районы Карадуган авылында Муса Җәлил премиясе лауреатлары Динә һәм Илнур Закировлар кунакта булды

Бу хакта безгә Карадуган авылыннан хәбәрчебез Рәйсә Абдуллина язып җибәргән.

Күптәннән көтеп алган кадерле кунакларыбыз - Муса Җәлил  исемендәге премия лауреатлары - Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры оркестрының скрипкачысы; “Җырлыйк әле!” тапшыруы хезмәткәре - Динә Закирова һәм аның тормыш иптәше - Галиәскәр Камал театры артисты, киноларда, спектакльләрдә төшүче танылган актер - Илнур Закиров,  ниһаять, очрашуга килделәр. 
Җәлил премиясен юкка бирмиләр 
Әйе, күренекле  шәхесләребезгә Татарстан Республикасының иң мәшһүр премиясенең берсен -  герой-шагыйрь  Муса Җәлил премиясен тапшырдылар. Димәк, алар чыннан да әлеге  тантаналы бүләккә лаеклы. Республикабызның иң матур парларының берсенә бу премия туган телне саклау һәм үстерү өчен бирелде.

"Минем сәхнә образым - чын татар кызы. Озын күлмәк, чигелгән калфак белән генә чыкканда үземне чын мәгънәсендә милләтебезнең бер вәкиле итеп тоям. Татар теле - дөньядагы иң матур, моңлы, назлы телләрнең берсе ", - диде Динә ханым, телебезгә мәдхия укып.

Аның тормыш иптәше Илнур Закировның сөйләменә сокланып та, аптырап та караучылар күп булды. Саф татарча, бер чит сүз дә кулланмыйча сөйләшүче йолдызлар сирәк ләбаса! Чыннан да, үлемсез шагыйребез Муса Җәлил премиясен юкка бирмиләр икән дигән фикергә килдем мин, гомерләрен татар сәнгатен үстерүгә багышлаган бөек шәхесләрне күргәч.
 

«Безне сәхнә кавыштырды»
Шулкадәр дә пар килгән, бер-берсенең күзләренә генә карап торучы матур пар ул Динә һәм Илнур Закировлар. Икесе дә иҗат кешеләре, икесе дә гомерләрен сәнгатькә, театрга һәм татар моңының үсешенә багышлаган илебезнең бөек вәкиле.

Ничек танышты соң әлеге йолдызлы пар дигән сорау күпләрнең күңелендә уянгандыр, мөгаен. Баксаң, аларның кавышуы да сәхнәдә булган икәән! Әйе, иҗат әлеге ике бөек шәхесне таныштырган.

Илнур Закиров, сөйгәненә күз кыскач, түбәндәге сорауга болай дип җавап бирде: "Менә бервакыт без театрда "Яшь йөрәкләр" спектаклен куя идек. Мин, яшь чак җүләр чак дигәндәй, сүзләрен бик белеп бетерми идем. Шулай да, ничек тә ерып чыктым әле. Динәкәем әлеге спектакльдә скрипкада уйный иде. Мин роль сүзләрен әйткән вакытта никтер ансамбльга күземне ташладым. Карасам, анда кулына скрипка тоткан япь-яшь кыз бала миңа сөзеп, у-у-сал итеп карап тора. Мин аптырадым, шулай ук, бер күрүдә йөрәгем "жуу" итте. Чибәрлеге  хәйран калырлык иде, менә нәкъ хәзергечә ", - дип сөйләде хатирәләргә бирелгән Илнур абый, хатынының  күзләренә мәхәббәтле караш ташлап.

"Әйе... Минем актерлар сүзләрен бутаганда җен ачуым чыга иде шул. Без, музыкантлар, репетиция вакытларында актерларның сүзләрен инде үзебез ятлап бетерә идек. Алар буташса, шуның хәтле күңелсез була иде. Шулай да, озын буйлы, төз Илнур абыегызга  минем дә күзем төште ", - дип елмайды Динә ханым ирен күз карашы белән иркәләп.

Әйе, иҗат һәм сәнгать әлеге сәләтле җаннарны кавыштырган. Аларның мәхәббәт җимешләре - 7 яшьлек кызчыклары бу елны мәктәпкә барган. Аларның гаилә җылысы сүрелмәсен, бәхетләре кимемәсен дигән теләктә калдым мин әлеге соклангыч хикәяне ишеткәч.
 

«Әнием сүзе  - канун»
Ә Динә ханым беренче тапкыр скрипканы кулына ничек алган соң дигән сорау күпләребезнең күңелен борчыгандыр. Баксаң, нәни Динәнең скрипканы җене сөймәгән икә-ән!

"Мин  музыкадан  туйган, гарык булган идем, скрипканы күралмас дәрәҗәгә җиткән идем инде 6 яшемдә. Әмма әниемнең сүзе нык  иде. Ул минем киләчәгемнең  скрипка белән бәйле буласын алдан ук уйлап куйган булган. Мине гел көйләр  уйнатып, сәнгать мәктәбемә йөреп, укытучылармнан  минем әзерлек дәрәҗәмне сорап торды ул. Гел контрольда тотты мине. Минем аңа хәзерге вакытта ничекләр рәхмәтле булуымны күз  алдыгызга китерә алмыйсыз. Мин хәзер гомеремне скрипкасыз, гомумән, күзаллый да алмыйм. Хәтта кибеткә чыксам да, скрипкам өчен борчылам. Скрипкам - җанымның яртысы. Ул минем чын, гомерлек дустым. Мин хис-тойгыларымны , уй-кичерешләремне, җан серләремне аның белән генә бүлешә алам", - диде Динә Закирова, скрипкасын назлы сыйпап.

Барлык укучылар да Динә ханымнан скрипкада уйнавын үтенделәр. Динә, елмаеп, үзенең Җәлилгә багышланган иң матур көен уйнады. Зал, тын алмыйча, аны  тыңлады, ул уйнагач, басып алкышлады. Динә скрипкага җаны-тәне белән гашыйк, шуңа күрә аның көйләре  эчкерсез, ихластан яңгырый. Аның кебек нәзакәтле, матур уйнаучы, музыкага бирелгән кешене  күргәнем юк иде әле. 


«Миннән шагыйрь килеп чыкмады»        
Илнур Закировның сөйләме барыбызны да хәйран калдырды. Аның үзенең иҗат иткән җимешләре бар микән? Әлеге сорауга Илнур абый, гадәттәгечә, тапкыр итеп җавап бирде.

"Бермәлне  минем шигырь яза башлыйсым килде. Менә, әз-мәз языштыргалаган әйберләремне туплап, Ркаил абый Зәйдуллага юнәлдем. Ул, минем китабымны әзрәк караштыргалады да, "Кххххм, Илнур энем, юбилееңа  бу китабыңны бирермен әле, яме", - диде мыек астыннан гына елмаеп. Мин бик нык үпкәләдем әле аңа ул вакытта. Соңрак, бу вакытларны бергәләп, көлешеп искә алырга калды", - диде ул хатирәләргә бирелеп.

Аңа хәләл җефете дә кушылды : "Әйее, минем дә берәр мату-ур көй язасым килгән  вакытлар күп булды. Җанга ошаган көй ишетү белән: "Ихх, бу  көйне мин язган булсаммыы", - дигән уй килә иде. Ләкин барып чыкмый. Бирелмәгән", - диде ул, әзрәк моңсуланып. Әмма кешегә бөтен нәрсә дә беркайчан да бирелми, булганына шөкер әйтеп, канәгать булып яшәргә кирәк. Ә Динә һәм Илнур Закировларга Аллаһы Тәгалә болай да бер өем талант биргән. 

«Зурлап каршыладык»
Кадерле, көтеп алынган кунакларыбызны без бик зурлап, кадерләп каршыладык. Башта алар аллдында гимназиябезнең "Кызыл Ромашка" түгәрәгенә йөрүче укучыларыбыз чыгыш ясады. Без, экскурсовод кызлар, музейның һәрбер  истәлекле әйбере турында бәйнә-бәйнә, җентекләп  сөйләдек. Кунакларның йөзеннән елмаю чаткылары китмәде. Соңыннан, Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясенең актлар залында барлык сыйныфлар өчен дә көтеп алынган очрашу оештырылды.

Балтач сәнгать мәктәбеннән килгән укучылар баянда, фортепианода уйнап, җырлап, биеп, хәтта шигырь укып та күрсәттеләр. Аннан соң исә кунакларны ямьле табын көтте. Тамак ялгап алганнан соң , "Себер тракты һәм Муса Җәлил" музееның җитәкчесе Фирая Зыятдиновага сүз  бирелде. Ул, кунакларны котлап, бик матур чыгыш ясады, аларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Кичәне  алып баручысы исә минем  татар теле һәм әдәбияты укытучым  Гарифуллина Эльмира Мәсхүт кызы булды. Ул әлеге тантананы үтә нәзакәтле һәм кызыклы итеп алып барды. 


«Көтеп калабыз»
Динә һәм Илнур Закировларның килүе мәктәбебездә бик  сөенечле вакыйга булды. Алар кайту юлына чыкканда, күпләр, саубуллашасы килмичә, кичәнең дәвам итүен үтенделәр, әмма, кызганычка каршы вакыт бик тыгыз  иде шул. Сәхнә кешесенең һәр секунды язылган, дип юкка әйтмиләр бит. Илнур Закировны сәгать 2дә репетициягә чакырганнар.

Бик җылы саубаллашкач, кунаклар кузгалды. Китәр алдыннан, алар янә киләчәкләре турында ышандырып калдырдылар. Нишлик  соң? Көтик!  Әйе, Динә һәм Илнур Закировларга ишекләребез һәрвакыт ачык!
Әлеге очрашу күңелемдә матур-матур хатирәләр, тирән тәэсир калдырды. Күңелемдә хәтта: "Әллә скрипкада уйнарга өйрәнергә микән?" -дигән фикер дә туды. Кем белә, бәлки өйрәнермен дә.  Динә өйрәнгән бит!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев