Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Балаларыбыз юлларда үзләрен хәвефсез тота беләме?

Балаларны урамга чыгуга ук интенсив автомобиль хәрәкәте һәм хәвеф-хәтәргә юлыгу мөмкинлеге сагалый. Нәни җәяүлеләребез әлеге каршылыкларга әзер булырга тиеш.

Кешенең тормыш иминлеген саклау проблемасы беренче автомобиль барлыкка килү белән үк туган. Транспорт агымының тизлеге дә, тыгызлыгы да көннән-көн үсә бара һәм киләчәктә тагын да артачак. Шуңа күрә хәрәкәт иминлеген саклау дәүләтнең актуаль проблемасына әйләнде. Әлеге проблеманы хәл итү өчен, беренче чиратта, иң нәни җәяүлеләребезне – балаларны вакытында һәм дөрес итеп әзерләү кирәк. Чөнки капкадан чыгуга аларны җитди кыенлыклар, хәвеф-хәтәр һәм интенсив автомобиль хәрәкәте көтеп тора.

Юл-транспорт һәләкәтләренең килеп чыгуына күп очракта балалар үзләре сәбәпче булалар. Моңа Юл йөрү кагыйдәләренең элементар нигезләрен белмәү һәм өлкәннәрнең балаларның машина юлында үз-үзләрен тотуга илтифатсыз карашы китерә.

Зурлар карамагындагы балалар, бигрәк тә кече яштәгеләре, юллардагы реаль хәвефләр турында уйланмыйлар. 3-5 яшьлек бала (кайвакыт өлкәннәр дә) хәтәрне аңлап җиткерми. Юлдагы автомобильне бала үкенечкә китерерлек яисә гомерне өзәрлек куркыныч әйбер итеп күз алдына китерми, ә киресенчә, автомобиль турында аңарда күңелле хатирәләр генә яши. Баланы автомобильдән дә артык – уенчык машина булсынмы ул, чынмы — үзенә тарткан әйбер юктыр. Шуна күрә балалар өчен, велосипед белән машина юлына чыгу, юлда төрле уеннар оештыру бернигә дә тормый.

Бу, әлбәттә, балаларның үз-үзләрен тотуга карашлары тиешле дәрәҗәдә булмау белән аңлатыла. Алар әле үзләренә таба хәрәкәт итүче автомобильнең тизлеген һәм ераклыгын ачыкларга сәләтле түгел һәм үзләрен бик җитез дип уйлап, мөмкинлекләрен артык югары бәялиләр. Балаларда тиз үзгәрүчән юл шартларында хәвеф-хәтәр килеп чыгасын алдан күрү сәләте әле җитлекмәгән була. Шуңа күрә алар йә килеп туктаган машина алдыннан йөгереп үтәләр, йә хәрәкәт итүче башка автомобиль каршына килеп чыгалар.

Балаларга бары тик тиешле тәрбия һәм белем биреп кенә аларның үз-үзләрен болай хәвефле тотышыннан котылырга мөмкин. Баланы юлларда үз-үзләрен хәвефсез тотарга өйрәтергә һәм машина юлының уеннар өчен түгелен, ә транспорт чаралары өчен генә билгеләнгән икәнлегенә инандырырга кирәк.

Мәктәпкә кергәнче үк балалар транспорт йөргән тирәлектә югалып калмаска, төрле ситуацияләрне алдан күрә белергә, юлны аркылы чыгу урыннарын дөрес итеп ачыкларга, юлны аркылы чыгар алдыннан бик түзем һәм тротуардан юлга атлаганчы як-якка карарга кирәк икәнлекне белергә тиешләр. Балаларның мәктәпкә кергәнче үк юл хәрәкәтендә катнашучылар булуын исәпкә алып, аларны юлларда үзләрен хәвефсез тотуга әзерләү буенча эшне мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендә максатчан итеп оештырыла.

Әлмәт шәһәре 26нчы «Чыршыкай» балалар бакчасы балаларын үзләрен юлларда хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү прицниплары өстендә эш алып бара.

- Иң мөһим кагыйдәләрне балалар ятлап түгел, ә аңлап кулланырга тиеш.

- Балалар бакчасында юл хәрәкәте кагыйдәләренә түгел, ә юлларда үз-үзләрен хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәтәләр.

- Тәрбиячеләр һәм әти-әниләр сүзләр һәм рәсемнәр күрсәтү белән генә чикләнмәскә тиешләр. Балалар белән юлларга чыгарга, чынбарлыкта юлларны, хәрәкәтләрне күзәтергә, балаларның булган белемнәрен кулланып тулырак аңлатырга, сөйләргә кирәк.

- Дәресләр челтәре һәм планы белән генә чикләнмичә, һәр көн буш вакыт булган саен (уеннар уйнаганда, саф һавада йөргәндә) балалар игътибарын теге яки бу кагыйдәгә юнәлтергә, исенә төшереп торырга кирәк.

- Баланы һәръяклап үстерергә кирәк: үз-үзен тотышын, игътибарын, күзәтүчәнлеген, мөнәсәбәтен. Бу сыйфатлар юлларда үзеңне хәвефсез тоту өчен бик кирәк.

Шушы прицнипларга нигезләнеп безнең балалар бакчасында кызу җәй көннәрендә дә балаларны юлда йөрү кагыйдәләренә өйрәтү өстендә эш алып барыла.

«Светофор безнең дустыбыз» дигән ачык дәрестә уртанчылар төркеме балалары үзләренең белемнәрен сынап карадылар.

Зөлфия Кадырова, Әлмәт шәһәре 26нчы «Чыршыкай» балалар бакчасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев