Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Балаклава – җылы да, матур да

Бүгенге көндә бик тә актуаль булган баш киеме турында язасым килде әле сезгә! Балаклава дип атала ул.

«Көмеш кыңгырау» укучыларына кайнар сәлам! Бүгенге көндә бик тә актуаль булган баш киеме турында язасым килде әле сезгә! Балаклава дип атала ул. Безнең 54нче гимназиядә бу баш киемен киючеләр көннән-көн арта. Әлеге заманча баш киеменең тарихы да игътибарга лаек.

Balaclava (балаклава) баш киеме исеме Кырым шәһәреннән алынган. Риваять буенча, инглиз армиясе солдатлары Кырымның Балаклав шәһәре астында шулкадәр нык туңганнар ки, алар тарафыннан бик җылы кышкы баш киеме уйлап табылган. Нәтиҗәдә, баш киеменең атамасы балаклава аның беренче тапкыр куллану урыны белән турыдын-туры бәйле булып чыга.

Безнең сыйныфта балаклава ясау буенча мастер-класс үтте. Һәрберебез балаклава ясау карадык, үз модельләребезне тудырды. Баксаң, бер авырлыгы да юк икән аның. Файдалы да, матур да, килешле дә әле үзе!


Зәлинә Миннеханова, 54нче гимназиянең 3В сыйныфы укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев