Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Балачак аланы

Мәликә быел Гөлнара апа Иванова оештырган «Аэлита» вокал ансамбленә йөри башлады.

Мәликә быел Гөлнара апа Иванова оештырган «Аэлита» вокал ансамбленә йөри башлады. Кызчык бик җырларга ярата. Буш вакытларында, татар көйләрен эзләп таба да, кушылып башкара. 

Күптән түгел «Будильник» телеканалының баш редакторы, балалар композиторы Ильяс абый Гыйләҗетдин аңа: 
— Мин монда бер җыр язган идем, тыңлап кара әле, — диде. Мәликә рәхәтләнеп өйрәнә башлады. Күп тә үтмәде, җырны яздырырга да әзер иде ул. 

— Менә сиңа мә, булдыра бу кызчык, — дип сокландым мин һәм аның белән якыннанрак танышырга булдым. 10 яшьлек җырчы Мәликә Галиәскәрова кызыклы әңгәмәдәш булып чыкты. 

Һәр кич саен ул яши торган фатир гүя балачак аланы икән. Аның дуслары күп, көн саен кунакка йөрешәләр. Дәресләрне карагач, тәмле ашлар пешерергә яраталар. 

Татар милли ашларын әзерләгәндә, әби-бабаларның җырларын көйләп, төрле уеннар һәм мәзәкләр белән күңел ачалар. Шулай итеп, бергәләп ризык та әзерлиләр, җырлар да сузалар. Соңыннын Мәликәнең әнисе Лилия Нурсәхи кызы тәмле чәй белән сыйлый. Балачак аланына Мәликәнең әтисе Марат Илгизәр улы һәм энекәше Тимерхан да кушыла. Татарча-русча әйлән-бәйләннән бөтен өй гөрләп тора. 

Мәликә җәйне зарыгып көтә. Ул энесе белән әниләренең туган ягына — Самара өлкәсендәге Яңа Усман авылына кайтып китәчәк. Алар җәй саен шунда кайталар. Анда җырдагы кебек, тәмледән-тәмле яшелчә, җиләк-җимеш үстерәчәкләр. Бәләкәй кызчык димәссең, шундый уңган-булган ул Мәликә. 

— Киләчәктә кем булырга хыялланасың?
— Кием дизайнеры булырга җыенам. Яңа төр татар киемнәре уйлап чыгарып, аларны татар яшьләренә тәкъдим итәсем килә. Әлбәттә, татар моңын да сакларга телим, — диде дә җитез кыз, студиягә яңа җырын яздырырга китте. 

Урамнарда карлар эри, гөрләвекләр җырлый... Димәк, озакламый Мәликәнең яраткан җәй көннәре дә җитәчәк, дип уйлап куйдым. 

Ә сезгә бүген, дусларым, Мәликә Галиәскәрова башкаруында Әнәс Кари сүзләренә Ильяс абый Гыйләҗетдин язган «Ләйсән ява» дигән җырны тәкъдим итәм. Бергәләп җырлыйк әле!

Әмир Ямилев, «Будильник» телеканалының махсус хәбәрчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев