Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Балачагым бәйрәме

Безнең Олы Кибәче авылында әби-бабайларыбыздан килә торган бик матур бер бәйрәм бар.

Безнең Олы Кибәче авылында әби-бабайларыбыздан килә торган бик матур бер бәйрәм бар. Ул — күкәй җыю бәйрәме. Әбием сөйләве буенча, элеккеге заманнарда ул сабантуй тирәләрендә булган. Балалар өйдән-өйгә кереп, хуҗаларга изге теләкләр теләп, күчтәнәчләр җыеп йөргәннәр. Ләкин ул вакытларда кешеләрнең тормышлары авыр булган. Хәллерәк гаиләләр йомырка да бирә алган. Мичтә пешкән төш исә бөтен балага да тәтемәгән.

Әниемнәр чорында барлык кешеләр дә йомырка өләшкән. Конфет, прәннекләр әз булган. Ә хәзер, киресенчә, йомырка бирүчеләр юк. Төрле тәмлүшкәләр белән сумкаларыбыз бик тиз тула. Без бу бәйрәмне бик котеп алабыз. Бәйрәмгә авылыбызга бик күп кунаклар, туганнар, дуслар җыела. Бу бик матур бәйрәмгә әйләнә. Ә күчтәнәчләр белән әле озак сыйланабыз без. Ә сез күкәй җыясызмы дусларым?

Сәгыйтова Сәмирә, Олы Кибәче урта мәктәбе, 6 нчы сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев