«Бала урамда» дигән куркынычсызлык сәгате үткәрдек
Чаллының 8нче балалар китапханәсе нәниләр өчен «Бала урамда» исемле куркынычсызлык сәгате үткәрде.
«Бисеринки» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Букчадагы китаплар» әдәби проектын гамәлгә ашыру кысаларында, Чаллының 8нче балалар китапханәсе нәниләр өчен «Бала урамда» исемле куркынычсызлык сәгате үткәрде.
Хәзерге вакытта өлкәннәр алдындагы иң мөһим бурычларның берсе — балаларда имин тәртип тәрбияләү һәм мөмкин булган экстремаль ситуацияләрне булдырмау.
Куркынычсызлык сәгате нәни балаларның урамда һәм юлда үз-үзләрең тоту кагыйдәләре белән башланып китте.
Рус, татар халык әкиятләре белән бергә көн саен килеп чыгарга мөмкин булган куркынычлы хәлләрне өйрәнделәр. Балалар табышмакларга җавап таптылар һәм «Куркыныч янәшәдә» викторинасында катнаштылар.
Чара балаларда кечкенәдән үк саклык чаралары күрү күнекмәләрен белергә ярдәм итте.
Лилия Мусина, Чаллы шәһәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев