Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Авыл эте Акбай»ны карадык

2нче гимназиянең 1нче В сыйныфы укучылары Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы дәүләт драма театрына Туфан Миңнуллинның «Авыл эте Акбай» спектаклен карарга барды.

Шушы көннәрдә Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназиянең

1нче В сыйныфы укучылары Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы дәүләт драма 
театры"на Туфан Миңнуллинның "Авыл эте Акбай" спектаклен карарга 
барды. 
Ишектән керүгә безне киң күңелле, ачык йөзле баш администратор 
Зәкиева Лилия Рәшит кызы каршы алды. Ягымлы елмаюы белән безне 
спектакль карарга озатты. 
Менә без күптән көткән спектакль башланды. Авыл эте Акбай 
авыл песие Тәмлетамак белән шәhәр күрергә чыгып китәләр. Менә шуннан 
кызыклар башлана да инде....
Артистлар югары дәрәҗәдә әзерләнгәннәр. Бик оста уйныйлар, hәрберсенә 
рольләре килешеп тора. Җырлаттылар да, биеттеләр дә. Спектакль азагында 
нәни тамашачылар белән киңәшләшеп, Тәмлетамакны авылга кертергә 
рөхсәт сорыйлар. Укучыларда йорт хайваннарына карата сакчыл мөнәсәбәт 
тәрбиялиләр. 
2нче гимназиянең 1нче В сыйныфы укучыларына спектакль бик ошады. Тирән 
рәхмәтләрен белдереп, алар артистларга чәчәкләр алып килделәр. Чәчәк бүләк 
иткән арада, яраткан артистлар белән фотога төшү бәхетенә дә ирештеләр. 
Менә кайтырга чыктык, балалар бер-берсе белән сөйләшә. Кыш бабай чын 
түгел иде, чын булса бүләк таратыр иде, диеп үпкә белдерәләр. Шул вакыт 
аларны сыйныф җитәкчесе Харисова Эльмира Инсаф кызы туктата hәм чын 
Кыш бабайны эзләргә тәкъдим итә. Балалар бик шатланып, Кыш бабайны 
эзләргә керешә, таба алмагач, бергәләп чакырырга булалар. 
Менә ул могҗиза - чып-чын Кыш бабай! Капчыгы да зур, бүләкләре дә күп. 
Балалар Кыш бабайның килеп җиткәнен дә көтеп тормыйча каршына йөгерәләр. Менә бу ичмасам Кыш бабай! Үзе озын, үзе матур, ике телдә дә 
яхшы итеп сөйләшә белә, итекләре килешеп тора, чын Кыш бабай шундый 
була икән. Шуннан бергәләп җырладык, биедек, фотоларга төштек. Кыш 
бабай бүләкләр таратты. Аннары үзен бергәләп озатып калдык. Аны башка 
балалар көтә иде. 
Кыш бабай ролен үз өстенә алган сәнгать җитәкчесе Киньзягулов Олег 
Мәдияровичка бик зур рәхмәтебезне белдерәбез. Сезгә яңа үрләр,тулы 
заллар, зур уңышлар юлдаш булсын,тирә-юньдәгеләргә кешелеклелек үрнәге 
күрсәтеп, сау-сәламәт булып, кылган яхшылыгыгызның игелеген 
тоеп, озын-озак гомер итәргә насыйп булсын! 

Зур ихтирам hәм чиксез рәхмәт хисләре белән Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиядә укучы 1нче В сыйныфы укучыларының әти-әниләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев