Көмеш кыңгырау

Авыл җанлы шагыйрәбез

Тал бишеккә салмак булам Бүгенгесен татарымның, Киләчәген күрер өчен Татар моңлы Ватанымның... Әлеге юлларның авторы, күренекле шагыйрь Сирень Якупованың бүген туган көне. Котлыйбыз! Әлмәт районы Елховой урта мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы Алсу Әхмәтова язмасы.

Сирень Мөхибулла кызы Якупова (Абдуллина) 1961 елның 26нчы августында Әлмәт районы Түбән Абдул авылында дөньяга килә.

1978 елда Елховой урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Әлмәт төзелеш техникумында белем ала. Нәкъ шул елларда районның «Хезмәт байрагы» газетасында аның беренче шигырьләре дөнья күрә.

Хезмәт юлын шагыйрә туган авылы мәктәбендә башлый. Ярты ел укытучы булып эшләгән Сирень, шигырендәгечә «хыялы артыннан йөгереп», янә Әлмәт каласына китеп бара. Ә 1982 елның җәендә инде яшьләр шәһәре Чаллыга килә. Башта КАМАЗның агрегат, аннан соң кече литражлы автомобильләр җыю заводларында эшли. Шушы елларда аның шигырьләре, язмалары КАМАЗның «Нур» газетасында даими урын ала. Туксанынчы елларда Сирень Якупова «Ләйсән» әдәби-иҗат берләшмәсенә йөри башлый һәм 2003 елда «Йолдызлы уйлар» исемле тәүге китабын чыгара. 2007 елда шагыйрә «Шәһри Чаллы» газетасы редакциясенә эшкә килә һәм 2013 елга кадәр шунда хезмәт куя. Шул чорда шәһәр һәм республика матбугатында аның күп кенә шигырьләре, хикәяләре, язмалары дөнья күрә, китаплары чыга. Алар тирән фәлсәфәгә, үзенчәлекле табышларга бай булуы белән укучыны җәлеп итә. Сирень Якупова 2011 нче елның маеннан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

 

Сирень апаның иҗаты безнең күңелләргә бик якын. Чөнки ул үзенең шигырьләрендә туган авылыбыз турында яза. Аның теле дә, авылны сүрәтләве дә нәкъ безнеңчә. Туган җирдә аның тамырлары. Кычытканлы, ялан тәпиле балачагы, «кистекле» балачак кышлары аның иҗатына көч бирә. Неон балкышыннан күзләре камашкан шагыйрәбез үтерепләр авыл күгендәге йолдызларны «күргесе кели». Авылның бит кар шыгырдавы да шәһәрнекеннән  үзгә, Сирень апага якын, җанына рәхәтлек бирә...

               Туган җиргә – үз җиремә кайттым.

               Рәхәтлеге шушы кайтуның!

               Арган йөк атыдай, тугарылып,

               Болын түшәгендә ятуның!

Шулай итеп, күп шигырьләрендә шагыйрә туган авылын сагына. Ул еш кына авылга кайтып, “җанын уятып” килә. Ярый әле, авыл, син бар, ди ул.

Сирень апаның тагын бер төп темаларының берсе – әнисе турында. Әниле елларының яктысы, җылысы аның гомер юлларын яктыртып, җылытып килә. «Әниле, әнисез еллар бар, юк җанның әнисез чаклары», – дип яза ул.

Аның әнисе Минхаят апаны авылдашлар әле дә сагынып, яратып искә ала. Ул бик булган, «баскан җирдә ут чыгара торган» хатын була. Бик күп төрле һөнәр иясе: оста мичче дисеңме, шигырь язучы дисеңме. Әле шуның өстенә, авылыбызның чибәр кызларына, киленнәренә бик матур күлмәкләр дә тегеп кидерә. «Минхаят апа тегеп биргән күлмәк иң яратканым булды», – дип сөйли Мәрьям әбием. Оста куллы, шигъри телле Минхаят апа матурлыкны күрә белгән. Аның таланты кызы Сирень апага да күчкән.

                   Балачагым, ерак балачагым,

                   Әнилем син, ялан тәпилем.

                   Бу көннәрдә бик еш сине эзләп,

                   Туган якка кайта хәтерем.

 Әнисе турындагы шигырьләрен укыганда, бер  шигыре минем күңелгә бик тә нык уелып калды. «Үкенеч» дип атала ул. Шул ике җөмләгә нихәтле сагыну, әрнү сыйган...

                Балачакта әнисенең яңа ефәк шәлен

                курчагына күлмәк итеп тураклаган

                бер мин генә түгел.

                Үсеп җиткәч,

                әнисенә яңа ефәк шәлләр

                апкайтырга өлгерәлми калган

                бер мин генә кебек...

           Татар теленең язмышы, милләтебезнең киләчәге бик күп шагыйрьләрне борчый. Сирень апа да татарның  язмышы, киләчәге турында борчыла:

               Тал бишеккә салмак булам

               Бүгенгесен татарымның,

               Киләчәген күрер өчен

               Татар моңлы Ватанымның, – дип яза ул.

 Сирень апаның шигъри дөньясына кереп китсәң, тиз генә чыгам димә.  Ә инде аннан чыкканда, син  бөтенләй икенче кеше буласың: күңел кыллары нечкәргән, йөрәктә  ниндидер моңарчы әле таныш булмаган җылы, якты тойгы һәм, билгеле, горулану хисе. Безнең авылдашыбыз бит ул! Без дә ул эчкән Олы болын чишмәсенең суларын эчтек, безне дә аны чаккан туган авыл кычытканы чакты, аның «күргесе келәгән» авыл күгендәге  йолдызларны без дә күрәбез.

Авыл җанлы, яраткан шагыйрәм Сирень апа! Бу шигырьне  сезгә багышлыйм:

                  Кайтыгыз сез, Сирень  апа, туган якка,

                 Кычытканнар әле җитәрлек.

                 Авылыбызның матур табигате 

                  Укып туймас шигырь итәрлек...

Алсу Әхмәтова,

Әлмәт районы Елховой урта мәктәбенең

7нче сыйныф укучысы

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: