Август киңәшмәсе: димәк, тиздән укырга!
Фойеда музейлар күргәзмәсе оештырылган иде – мин шунда гимназия тарихы турында сөйләдем.
Бүген Чаллы шәһәренең иң зур мәктәпләренең берсе булган «62нче мәгариф үзәге» базасында мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе узды. Мин шунда катнаштым. Ничек катнаштың, дисезме? Безнең 2нче татар гимназиясендә бик кызыклы музей бар. Мин музейның актив әгъзасы. Фойеда музейлар күргәзмәсе оештырылган иде – мин шунда гимназия тарихы турында сөйләдем. Шәһәр хакиме Наил абый Мәһдиев белән фотога да төштем әле. Наил абый барлык укучыларга, аеруча «Көмеш кыңгырау»лыларга яңа уку елын кызыклы, файдалы итсеннәр, ныклы белем тупласыннар диде.
Димәк, тиздән укырга!
Укытучыларыма, яшьтәшләремә яңа уку елында уңышлар телим! - дип яза хәбәрчебез Таңсылу Ганиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев