Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Әтием белән горурланам

«Минем дә әтием кебек эшчән, уңган, акыллы буласым килә» дип яза Актаныш районы Әҗәкүл авылыннан Риназ Садриев.

Минем әтием Садриев Рәвис Актаныш районы Әҗәкүл авылында туып үсә. Әҗәкүл мәктәбендә башлангыч белем ала, 8нче класска кадәр Актанышның беренче мәктәбендә укый. Соңыннан Актанышның һөнәри училещысында автомеханик белемен ала. Уку беткәч армия сафларына алына. Самара шәһәрендә рядовой солдат булып хезмәт итеп кайта.
Әтием туган авылына тугры булып кала. Хәзерге көндә ул Актанышның икмәк кабул итү оешмасында тракторист булып эшли. Әтием мине дә зур техникаларда йөрергә өйрәтә. Без аның белән бергәләп кыш көне кар эттерәбез, язлы-көзле бакчалар сөрәбез, печән эшлибез. Ул мине бар эшкә дә өйрәтә. Бергәләп мал карыйбыз, әниемә булышабыз.
Әтиемне эштә дә хөрмәт итәләр. Минем дә әтием кебек эшчән, уңган, акыллы буласым килә. Мин аны бик яратам һәм горурланам.

Риназ Садриев, Актаныш районы, Әҗәкүл башлангыч мәктәбе, 4нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

17

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец Риназ. Әтиең кебек юмарт, тырыш, эшчән, ярдәмчел, тапкыр сүзле, игътибарлы, ихтирамлы бул. Теләкләрең тормышка ашсын. Сез бик тырыш, эшчән гаилә, исән-сау, сәламәт булыгыз.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Риназ, әле кайчан гына бик кечкенә идең, хәзер зур-зур булгансың. Әтиеңә охшасаң, бик булдыклы, тырыш егет булып үсәсең, молодец. Вообще сез барыгыз да тырыш семья, әниең дә бик яхшы кеше синең, сезгә киләчәктә уңышлар гына, сәламәт булыгыз.