“Алтын каләм”нән кайнар сәлам!
“Алтын каләмгә эләгү авырмы? Фестивальдә катнашучылар нәрсә белән шөгыльләнде? Бу турыда Лиана Габбасова язмасында.
Җәемнең бер атнасын мин “Алтын каләм” республикакүләм фестивалендә үткәрдем. Ул Лаеш районында урнашкан “Волга” яшьләр үзәгендә уздырылды. “Алтын каләмгә эләгү авырмы? Фестивальдә катнашучылар нәрсә белән шөгыльләнде? Ул миндә нинди тәэсирләр калдырды? Болар хакында язмамда укып белә аласыз.
“Алтын каләм” фестивале турында күп тапкыр ишеткәнем булса да, ул миндә быел гына кызыксыну уятты. Әлеге фестивальгә гариза бирүдә иҗат белән шөгыльләнү, районыбызда үткәрелүче “Көмеш каләм”, Бөтенроссия “Илһам” һәм башка иҗади бәйгеләрнең өлеше зур. Беренче этапка журналистика юнәлеше буенча уңышларны, гәҗит-журналларда бастырылган материалларны, шулай ук яшьләр сәясәтендә катнашу нәтиҗәләрен кертеп, портфолио ясап җибәрдем. Икенче этапта исә безне гаризаларыбыз буенча тәҗрибәле журналистлар сайлап алды. Тиз арада финалга узучылар исемлеге чыкты. Исемлектә үземне күрү минем өчен бик зур шатлык булды.
“Алтын каләм” быел XXV тапкыр үткәрелде. Ләкин башка еллардан аермалы буларак, 2020 нче елда чит төбәкләрдән катнашучылар килү, Казан шәһәре буенча сәяхәт итү мөмкинлеге булмады. Шулай булуга карамастан, фестивальдә 35 районнан килгән 120 гә якын катнашучы көч сынашты.
Быел фестивальдә 8 юнәлеш буенча эшчәнлек алып барылды. Мин “Татар телендә басма журналистика” (“Печатная журналистика на татарском языке”) юнәлешендә көчемне сынап карадым. Биредә без көн саен мәкаләләр яздык, гәҗитләр чыгардык. Кураторыбыз – “Шәһри Казан” гәҗите редакторы һәм корреспонденты, КФУ доценты, филология фәннәре кандидаты Рәсимә Муллаян кызы Галиева безне үз язмабызны анализларга, кат-кат тикшерергә өйрәтте.
Беренче көнне мин үземне корректор буларак сынап карадым. Үзеңә мәкаләләр язу һәм башкаларныкын да тикшерү – авыр, әмма үздисциплинага, мөстәкыйльлеккә өйрәтә торган эш. Икенче көндә мин гәҗитебезнең җаваплы сәркатибе булдым. Һәрбер язманы тикшереп кенә калмадым, аларны туплап, мөхәрриребезгә тапшырдым. Ә өченче саныбызда исә мин үзем дә баш мөхәррир булуга ирештем. Бу бик җаваплы эш, чөнки баш мөхәррирнең иң беренче эше – барлык каләм ияләренә темалар бүлеп бирү. Ә матерриаллар әзер булгач, аларны тикшереп, фотосурәтләрне кабул итеп, барысын да битләргә аерып гәҗитне бизәүчеләргә тапшырырга тиеш. Бизәүчеләр санның каралама вариантын әзерләгәч, аны кабат тикшереп чыктым. Аннан соң булган хаталарны төзәтеп, кабат бизәүчеләргә бирдем. Икенче көнгә инде, ниһаять, безнең гәҗитебез әзер булды!
Шулай ук фестиваль барышында без төрле өлкәдә эшләүче шәхесләр – спикерлар белән очраштык. Мисал өчен, РФ Думасы депутаты – Марат Мансур улы Бариев, Беренче канал корреспонденты – Тимур Альберт улы Сираҗиев, ТР яшьләр сәясәте министры – Дамир Илдус улы Фәттахов һәм башкалар.
“Алтын каләм” миңа зур тәҗрибә, яңа белемнәр, яхшы дуслар, уңай хисләр, онытылмаслык мизгелләр бүләк итте. Катнашучылар арасында мин үземне ача, күрсәтә алуыма чиксез шатмын. Туган якларыма мин 3нче дәрәҗә диплом белән кайттым. Ләкин бу горурлык өчен сәбәп түгел, ә бары тик алга барырга, иҗат итәргә этәргеч кенә.
Йокысыз төннәр, “рәхәт авырлык” һәм “рәхәт ару” тойгысы инде артта калды, тик бу мөһим түгел. Чөнки нәкъ менә “Атлын каләм” фестивалендә мин журналистика чыннан да минеке, алга таба бу юнәлештә үсәргә теләвемне аңладым. Журналистика белән кызыксынучы һәрбер укучыга “Алтын каләм”гә барырга киңәш итәм. Монда сез үз юлыгызны табачаксыз!
Лиана Габбасова, Әгерҗе районы, Девәтернә авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев