Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Алга! Киттек!»

«Питрәч районында «Алга! Киттек!» Республика форумы булып узды. Мин дә анда катнаштым» дигән Гүзәл Хаҗиева.

Бүген мин сезне «Алга! Киттек!» форумы белән таныштырып үтәргә телим. 

21нче апрель көнне Питрәч районында «Алга! Киттек!» Республика форумы булып узды. Мин дә анда катнаштым. Барлыгы ун районнан иң яхшы дип саналган беренчел һәм җирле бүлекләрнең командалары җыйналган иде. 

Иртән торып, 2 сәгатьлек юлга кузгалдык. Килүгә үк безне җылы ачык итеп каршы алдылар. Озак та үтмәде, актлар залында форумның ачышлышы узды. Ачылыштан соң 3 төрле мәйданчык үз эшен алып барды.

Иң беренче булып без «кызыклы очрашулар» чарасында булдык. Анда яңалыклар белеп, сораулар биреп, вакыт бик тиз үтеп китте.

Аннан соң мастер-класслар вакыты җитте. Без «Балтач эмблемасы» дигән дәрескә кердек. Биредә без «Алдынгылар хәрәкәте»нең значогын үз кулларыбыз белән ясадык. Аннан, җирле бүлек балалары чыгышларын кабатларга китте, ә инде башка балалар «Кукмара итекләре» дип аталган дәрескә озатылды. Без чыгышны кабатладык, беренчел бүлек кешеләре значок ясадылар. Бергә очрашып без ашарга киттек. Юл дәвамында безне волонтёр-атташелар озатып барды (атташе – французчадан, «беркетелгән» дигән сүз).

Ашаудан соң буш вакыт барлыкка килде. Аны да без күңелле уздырдык. Көн дәвамында бара торган конкурста катнаштык һәм менә иң көтелгән мизгел дә килеп җитте. Кичке чара – районнарның чыгышлары, бүләкләү тантанасы. Балтач районы икенче булып чыгыш ясады. Чыгыш ясагач, башка районнарны карап утырдык. Һәр районның да чыгышы матур иде.
Көн дәвамында барган конкурсларга нәтиҗә ясалды. Мин 2 конкурста да җиңүчеләр рәтендә идем.

Җиңүчеләр билгеләнгәч, без өйгә юл тоттык. Арып, ләкин шул ук вакытта бик күп хис-кичерешләр туплап, без кайтып җиттек. Әлеге тантаналы чыгышта безнең җирле бүлек, мин иҗат итән шигырь белән катнаштык. Әлеге шигыремне сезгә дә тәкъдим итәсем килә.

Безгә куелган бурычлар: 
Кыю һәм тырыш булырга.
Зур уңышларга ирешеп,
Кеше булып калырга.

Бергәләп илебез тарихын,
Һәрвакыт тиеш без барларга.
Ватанны саклаучы, яклаучы 
Лаеклы алмашлар булырга.

Без һәрвакыт омтылабыз,
Гел алдынгы булырга.
Иҗат, уңыш юлыннан,
Һәрчак алда барырга.

Күмәк тә без, сәләтле дә,
Җаваплы, игелекле.
Алдынгылар хәрәкәте 
Балтачның киләчәге.

Һәрвакыт иҗатта,
Тынгысыз йөрәкләр.
Патриот булырга 
Безнең бар теләкләр.

Зур үрләрне яулап,
Тарихыбызны барлап,
Яңа гасыр хәрәкәте 
Алга бара атлап.

Кешеләргә ярдәм итик, 
Булыйк һәрчак үрнәк.
Яңа буын өлкәннәргә, 
Булсын һәрчак терәк.

Яна фикерләр белән, 
Алга барырга кирәк.
Хәрәкәттә – бәрәкәт
Алдынгы булу рәхәт.

Күмәк эшләр башкарганда,
Ярдәм кирәк булса кинәт,
Районыбыз һәрвакыт
Безгә булды зур терәк.

«Алдынгылар хәрәкәте»н,
Оештыручыларга рәхмәт.
Бәхет, шатлыкка төренеп, 
Яшәгез сау-сәламәт.

Хаҗиева Гүзәл, Балтач районы, Г.Г.Гильметдинов исемендәге Смәел урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев