Актаныш районы Күҗәкә авылында татар теле буенча семинар үтте
Семинарда күренекле язучы, Чаллы Язучылар оешмасы җитәкчесе Факил Сафин, гомерен педагогик эшчәнлеккә багышлаган Зәбир Хәлимов һәм язучы, шагыйрә Әлфия Ситдыйкова катнашты.
4 нче март көнне районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбенә семинарга җыйналдылар. “Якташ язучылар иҗаты аша, заманча технологияләргә нигезләнеп, укыту-тәрбиядә укучыларның сөйләм телен үстерү” темасы буенча узган әлеге чара мөгаллимнәр күңелендә әле озак сакланыр.
Семинар укытучылар тарафыннан күрсәтелгән татар теле һәм әдәбиятыннан ачык дәресләр белән башланып китте. 7нче класста Шәрәфетдинова Нәзлия Вәсим кызы “Эндәш сүзләр янында тыныш билгеләре” темасына, 5-6нчы классларда Газетдинова Гөлназ Фазаел кызының Ә.Ситдикованың “Хәсән Заманов” әсәре буенча әдәбияттан класстан тыш уку дәресләрен карадык.
Әлеге дәресләр заманча, ФДББС на туры китерелеп алып барылды, үзебезгә күп кенә яңалыклар алдык. Дәресләрне мастер-класслар алыштырды. Гомәрова Халидә Әбрар кызының “Әнием-йөрәгем” темасына, Фазиева Илсөяр Әбүдәр кызының “Әниемә бүләккә”, Салахова Дания Исмәгыйль кызының “Кошлар – безнең дусларыбыз” темасына берсеннән берсе кызыклы, мавыктыргыч осталык дәресләре дә күңелебезгә хуш килде.
Ә соңыннан семинар “Дөнья тәгәрмәче” дип аталган әдәби-музыкаль кичә белән дәвам итте. Чарада мөхтәрәм кунаклар: якташларыбыз Әлфия Ситдикова, Зәбир Хәлимов һәм Факил Сафин белән очрашу оештырылды.
Чараны авыл китапханәчесе Акмалова Ләйсән Рифкат кызы ачып җибәрде һәм алып барды. Күҗәкә мәктәбенең сәләтле укучылары Әлфия Ситдыйкованың, Зәбир Хәлимовның, Факил Сафинның шигырьләрен, Әлфия апа сүзләренә язылган җырларны, Г.Камалның “Беренче театр” әсәреннән өзек күрсәттеләр, Альмира Ямалиеваның авыл турындагы җыры, бакча балаларының моряклар биюе беркемне дә битараф калдырмады.
«Китап – кешелек тарихында иң зур казанышларның берсе» диде алып баручы.
2020 ел – юбилей даталарына бай. ТАССРның 100 еллыгы, КамАЗның 50 еллыгы. Әлфия апаның “Дөнья тәгәрмәче” китабының да әлеге даталар белән турыдан туры бәйләнеше бар. Телгә алынган китап буенча Ләйсән Акмалова төзегән китапнамә дә чарадагылар өчен кызыклы булды. Укучылар өзекләр дә укыдылар. Бу китапны тиз генә кулга алып укыйсы килү теләге туды бездә.
Китапның авторы Әлфия Ситдыйкова сүз алды һәм аңа күп кенә сораулар бирелде. Әлеге китапны язарга нәрсә этәргеч булды? 7 очраклы санмы? Әсәрдә мәкаль-әйтемнәр ни өчен еш кулланылган?
Китаптагы вакыйгаларның күбесенең авторга кагылышлы булуы, 7 санына татар халкы, шул исәптән Әлфия апаның да изге сан итеп каравы; ә мәкаль-әйтемнәргә килгәндә, әнисенең дә аларны сөйләмендә еш куллануы, авыл халкының теле булуын ассызыкланды. Кайбер вакыйгаларның ачык калуына автор “Китап укучыны уйландырырга тиеш” дип белдерде.
Шагыйрәнең иҗаты күпкырлы. Ул балалар өчен дә яза. Тәрҗемә эше белән дә шөгыльләнә.
Әлфия апаның җырлар авторы булуы да ачыкланды. Чарада олы йөрәкле 13 бала анасы Фәнзилә Шәйхетдинованың гаиләсе белән Әлфия апа сүзләренә язылган җырны башкарулары күңел тетрәндергеч мизгелләр булды, җырны тыңлаганда һәркемнең күзендә яшь иде.
Әлфия апаның әтисе сугышта катнаша. Сугыш, сугыш китергән кайгы-хәсрәтләр, тол хатыннар, бушаган нигезләр, батыр уллар турында язылган әсәрләре дә бихисап. Моның шулай икәнлеген экран аша тамаша кылган китапнамә (буктрейлер) дә раслады.
Әлфия апаның “Мәйдан” журналында эшләве белән чиксез горурлана авылдашлары. Аның ярдәме белән 11 авылдашы журналны бушлай укый һәм рухи азык ала ала.
Шагыйрәнең туган авылына еш кайтуы, авылдашларына, якташларына язучылар шагыйрьләр белән очрашу мөмкинлеге бирүенә, балаларның тере язучыларны кечкенәдән күреп, аралашып үсүләренә сөенүләрен яшермәделәр.
Зилия Шәрәфетдинова Әлфия апаның Факил Сафинга багышланган шигырен сөйләп чараны дәвам итте. Әйе, егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, дибез. Бу халык әйтеме Факил ага Сафинга бик тә туры килә. Ул мәдәният хезмәткәре дә, укытучы да, мәктәп директоры да, КамАЗда слесарь, мастер, бригадир да, әдип тә...
Сүзне әлеге һөнәрләр иясе Факил абый алды. Әлфия апа белән дә КамАЗда очрашалар.
- Ул вакытта участок башлыгы булып хезмәт куя идем. Әлфия һәм бер төркем кызлар рама ташыйлар, тара тигезлиләр иде. Еш кына безгә ярдәм итәләр. Әлфия – тырыш кызларның берсе. Ул вакытта завод тәүлегенә 120 автомобиль чыгара, аларның эше шундый күп, тыгыз иде. Кыскасы, тәгәрмәчтәге тиен кебек бөтереләләр иде.
- Бервакыт үзенең шигырьләрен күтәреп редакциягә бер кыз килеп керде. Йөзе таныш, кайдадыр күргәнем дә бар кебек. Матур итеп елмаеп куйды. Шуннан танып алдым. Иҗатташ дуслар булып киттек. Әлфиянең китабына сүз башы да язганым булды. Тәгәрмәчне әйләндерүче ир-егетләр булсын, ә егетләр алдына Әлфия кебек кызлар кирәк, - диде Факил абый, уенын-чынын бер итеп.
Үзенең “Гөрләвек” шигырен һәм милли темага багышлап язылган “Атлар чаба” шигырен бүләк итте. Күп кенә сорауларга җавап бирде. “Бүген әдәбиятка килүчеләрдә үзгәрешләр бармы?” соравына ул бераз борчылыбрак җавап бирде.
- Әдәбиятка яшьләрнең килүе кимеде. Дөнья әдәбиятын өйрәнү бетте, уку юк. Кешенең күңелен, хисләрен, җанын, йөрәген ачып бирү түбән. Болар вакытлы гына күренеш булыр, дип уйлыйм, - диде. Ленар Шәех, Лилия Гыйбадуллиналарның әдәбиятка килүләре, аларның иҗатына карашының уңай булуын белдерде. 1 нче язган әсәрен дә искә төшереп сөйләп бирде. 5 класста укый идем. Яз көне тәрәзәгә карап ябалак кар яуганын күзәтәм. Күрше кызы Гөлдәния чыкты һәм тыкы-тыкы боз ватып йөри башлады. Әлеге күренеш шигъри юллар булып кәгазь битенә төшә. Әнә шул күренешне тасвирлаудан башланып китә иҗат юлы.
Әлфия апа Факил аганың сүзен җөпләп иҗатташ кына түгел остазы булуын, хезмәттәшләренә җылы сүз әйтеп, барысын да үсендереп торуын әйтте. Һәм ул гына да түгел Факил Сафин быел Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясенә дәгъва итә һәм ул аңа лаек дип белдерде.
Зәбир Хәлимов да сүз алды:
“Факил Сафинның китапларын укыйм. Ул – чын остаз. Яшь язучыларны җыеп түгәрәк алып барды. Критик күзлектән карап, хаталарны, фикер-киңәшләрне әйтә белә. Ул туры сүзле, үз дигәнен эшли торган кеше. Вакытлы матбугатның яшәешендә аның роле зур, - дип фикерләрен җиткермичә кала алмады.
Зәбир абый Хәлимов та Актаныш якларында Үмәнәй авылында дөньяга килә. Адай сигезьеллык мәктәбендә укый. “Агыйдел дулкыннары”нда эшли. Иҗат җимешләре “Игенче даны”, “Татарстан яшьләре”, “Яңарыш” газеталарында; “Фән һәм мәктәп”, “Мәйдан” журналларында басылып чыга. Шәхси китаплары да бар. Ул педагог та, мәктәп директоры да була. Бүгенге көндә дә хезмәттә, “Замана” ансамблендә эшли. Үзе җырлый, гармунда уйный.
- Зәбир милли традицияләрне дәвам итүче дә, мәгърифәтче дә, оста педагог та ул. Зыялы кешеләр, кхренекле шәхесләр янына һәрвакыт чакырабыз аны. Милләт дип янып йөрүчеләр күп, ләкин кеше җанына үтеп керүчеләр сирәк. Ул җыры, сүзе, теле, тәрбиясе белән дә халыкка якын кеше. Аның укучылары укытучысы, укытучы үзе укучылары белән горурлана, - диде Факил ага Сафин.
Аның күпкырлы талант иясе булуына гаҗәпләнәсе түгел. Әнисе мөнәҗәтләр язган. Бабасы 6 тел белгән, чит илләргә чыккан. Нәселләрендә барысы да шигъри җанлы кешеләр. Иҗатка кереп китүе 5 класста була. Татар теле укытучысы кушуы буенча әнкәйләргә багышлап беренче шигырен яза. Әлеге шигырьне безгә дә сөйләп күрсәтте.
- Минзәлә училищесында укыган вакытта студентлар түгәрәгенә йөрдем. Шигырьләрем газетада басылды. 3 куплетлы шигырем өчен ул вакытта 3 сум 72 тиен гонорар түләделәр, икенчесенә 4 сум 20 тиен, - дип искә алды. Шигырьләр язам, ләкин үземне шагыйрь дип санамыйм.
Зәринә Газетдинова Зәбир Хәлимовның “Бөек зат” шигырен сөйләде.
- Мәктәп бусагасын атлауга, якташларым белән очрашуга йөрәк дөп-дөп тибә башлый. Үземнең укучыларымны, якташларымны күрү – зур бәхет. Ансамбльләр белән төрле җирләрдә йөрибез. Укучыларым таныйлар, искә алалар, - диде ул.
Татар әдәбиятыннан проект эшләре, аларның тәртибе, еш очрый торган хаталар белән дә таныштырды. Укучыларда мотивация тудыра белергә, эшләрнең фәннилегенә, тиешле тәртип, шартлар саклануына, нәтиҗә ясалуына, теманың дөрес сайланышына, актуальлегенә игътибар итәргә кирәклеген ассызыклады.
Чара ахырында кунаклар үзләренең китапларын, журналларын авыл һәм мәктәп китапханәләренә бүләк иттеләр. Йомгаклау сүзе белән мәктәп директоры Гөлназ Фазаел кызы чыгыш ясады, рәхмәт сүзләрен җиткерде. Семинарны оештыручы методист Гөлназа Давран кызы кайткан мөхтәрәм кунакларга да, мәктәп директорына, семинарны оештыруда өлеше кергән укытучыларга, мәдәният хезмәткәрләренә, балаларга рәхмәтен белдерде.
Гөлназ Муллагалиева Пучы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Фотолар Әлфия Ситдыйкованың Вконтактедагы сәхифәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев