Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Ак та булдык, кара да...

Бу җәем сәяхәтләргә бай булды.

Җәй иң рәхәт вакыт. Быелгы каникулым бигрәк тә шәп башланды. Мин 9нчы сыйныфны кызыл аттестатка тәмамладым. Аннары эшкә урнаштым. Бер кафеда официант булып эшләдем. Хезмәт хакына әле бирни дә алмадым. Акчаны "хыял"ыма җыеп барам. 

Җәй ул — тәмле чор. Төрле-төрле җиләк-җимешләр өлгерә. Рәхәтләнеп җый гына. Җир җиләге җыя алмадым. Бик булмады да ул быел. Әбиләрдә чия һәм кура җиләген күп җыйдык. Туйганчы ашадык.

Җәемнең тагын бер матур мизгеле — гаиләбез белән ял итү. Без Оренбург өлкәсенә Соль-Илецк шәһәренә бардык. Анда машина белән барып җиткәнче 7-8 сәгать вакыт узды. Барып җиткәндә инде кичке тугыз иде. Икенче көнне иртән торып ашадык та тозлы күлгә киттек. Кызык икән анда. Тозлы күлдә батмыйсың, су сине тотып тора. Су коенып чыккач, бер-ике минуттан тән ап-ак була, тоз гына утырып кала. Абыемның туган көне дә иде әле бу көнне. Без аны күңелле итеп уздырып җибәрдек. 

Өченче көнебезне дә тулысы белән диярлек тозлы күлдә уздырдык. Аннары ләм белән дәвалану күлендә булдык. Биткә маскалар ясап, бөтен тәнне ләмгә буяп көлештек. Шулай итеп, бер көн эчендә без ап-ак та, кап-кара да булдык. Ак, билгеле, тоздан, ә кара — ләмнән. 

Тозлы күлләрне бик файдалы диләр. Монда бигрәк тә кан басымы күтәрелеп интеккән кешеләөр килә дип беләм. Шулай ук тозлы күлдә организмга кирәкле минераллар да күп. Тире авыруларыннан, буыннар сызлавыннан файдасы бар, диләр.

Тозлы күлләр янәшәсендә генә тоз шахтасы эшләп тора. Тоз табу күләме белән Россия дөньяда 14нче урында. Тозлы күлләр дә биредә тоз табылганга гына барлыкка килгән.

Дүртенче көнне без сувенирлар алдык һәм «Кара дельфин» музеена кердек.

«Кара дельфин» – Россиядәге иң зур төрмәләрнең берсе. Музей бәләкәй генә. Аның артында «Кара дельфин» мәйданы башлана. Бу музейда аю, кабан, төлке, ябалак һәм башка хайваннарның карачкылары бар. Кулдан ясалган шахматлар, шашкалар, төрле-төрле фигуралар да күп. Музей кечкенә булса да, кызыклы. 

Сәяхәтебез шуның белән тәмамланды. Августта Мамадыш районына әби-бабам янына кайтачакмын. Менә шулай. 

Айсылу Абдуллина, Чаллы шәһәре, 29нчы гимназия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев