Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Ак калфак» – зәвыклы бәйге

Бәйгенең үзәгендә илебезнең төрле почмагыннан иң булган, иң уңган, иң чибәр кызлары катнашты.

Бөтендөнья татар конгрессы күп төрле проектларны тормышка ашыра. “Татар кызчыгы, татар малае” бәйгеләре уза, “Ак калфак” укучы кызлар һәм “Татар кызы” бәйгеләре белән тәмамлана.

Әлеге проектлар үз кыйбласын сайлаган татар яшьләренә халкыбызның зыялы шәхесләре белән очрашу, гореф-гадәтләребезне тирәнтен өйрәнү, бүгенге көн татар мәдәнияте белән танышу мөмкинлеге бирә. Кызлардан зирәклек, зәвык, тырышлык, әдәп һәм үз халкыңның, үз гаиләңнең тарихын белүне таләп иткән VII Бөтен Рәсәй "Ак калфак" бәйгесенә 26 март көнне нәтиҗәләр ясалды.

Бәйгенең үзәгендә илебезнең төрле почмагыннан иң булган, иң уңган, иң чибәр кызлары катнашты. "Ак калфак" бәйгесе кызларның-егетләрнең  гүзәллеген, чибәрлеген генә бәяләүче бәйге түгел. Бу бәйгенең мәгънәсе тирәнгәрәк барып тоташа. Конкурсантлар туып-үскән җирләренә булган горурлык хисләрен кыска вакыт эчендә тасвирлап бирергә, үзләренең төрле яктан осталыкларын тәкъдим итәргә, иҗадилык дәрәҗәсен һәм сәләтләрен дә күрсәтеп өлгерергә тиеш иделәр. Әлеге бәйгедә Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Нуриева Ләйлә Айзат кызы катнашып, дипломант исеменә лаек булды.

Ләйләнең чыгышларында  аерым бер ихласлык, миллилек, сөйкемлелек бөркелә иде. Үзе дә, бәйгенең таныштыру өлешендә милли мохиттә тәрбияләнүен билгеләп үтте. Ләйлә әлеге бәйгегә татар халкының чабата биюен, үзе иҗат иткән шигырьләреннән торган китабын, төрледән-төрле кул эшләрен тәкъдим итте.

“Ак калфак” бәйгесе күңел ачу өчен генә түгел, ә шушы тамаша аша, татар халкының йөзек кашы, намусы, киләчәге булган хатын-кызларыбызның милли йөзен саклап калу, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны кире кайтару, телебезгә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру, балаларыбызны иманлы итеп тәрбияләү, гаиләләрдә халкыбызның асыл сыйфатларын күрсәтү максаты белән үткәрелә. Киләчәктә дә, Ләйләгә иҗади уңышлар, югары үрләр яулауны теләп калабыз.

Әлеге бәйгегә Ләйләне әзерләргә ярдәм  һәм бәйге барышында җитәкчелек иткән Пучы авылы китапханәсе Бәдердинова Рулия Әлмир кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев