Көмеш кыңгырау

«Ак калфагым»

Бөтенрәсәй татар конгрессының “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы үткәргән “Ак калфак” укучы кызлар бәйгесе җиңүчесе Роза Әмирова язмасы.

Исәнме, “Көмеш кыңгырау”. Синең белән аралашмаганга күп вакыт үтте. Быел мин 11 нче сыйныфта укыйм. Апрель аеннан башланган татар кызлары өчен оештырылган бәйгеләрдә катнашу ныклы әзерлек таләп итте. Бөтенрәсәй татар конгрессының “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы үткәргән “Ак калфак” укучы кызлар бәйгесе минем күңелдә якты хатирә булып гомергә сакланыр. Анда катнашуның сәбәбе бик гади: әнием пединститутта беренче курста укыган вакытта “Азат хатын” (хәзерге “Сөембикә” ) журналы кызлар арасында оештырган “Гыйффәт туташ” бәйгесендә катнашкан. Муса Җәлил исемендәге опера-балет театры сәхнәсендә җырлаган. Истәлеккә шамаил һәм көмеш алкалар бүләк иткәннәр. Шамаил хәзер дә кадерле җирдә эленеп тора, өебезнең тынычлыгын саклый. Кара көмештән челтәрләп ясалган алка бәйрәмнәрдә тагыла, әниемне кыз чагына алып кайта.

Апам белән без саф татар гаиләсендә әбиле, догалы йортта милли традицияләрне саклап, ныклы тәрбия алып үскән кызлар. Кечкенәдән үк догалар, намаз укырга өйрәндек. Җәй көннәрендә авылда бакчада эшләдек, кыш көннәрендә кар көрәп, капка төбенә төрле сыннар ясап куя идек. Хатын-кыз эшләренә әни бик иртә өйрәтә башлады: камыр ризыклары пешерү, аш-су осталыкларына, яшелчәләрне консервлау, кышка компот кайнатуларга хуҗалык эшләре дә өстәлде. Гомер буе кирәге чыга дип, әти-әнием ремонт эшләренә дә өйрәттеләр. Иң мөһиме- мин бар эшкә дә тәвәккәлләп тотына алам. Эчке дөньям тәэсирләргә бай булгач, иҗат белән дә шөгыльләнәм.

17 яшькә мин бик күп нәрсәгә өйрәнгәнмен, тормыш мәктәбе үткәнмен икән. Хәзер инде мәктәпне уңышлы гына тәмамлап, хыялларымны чынга ашырасы кала.

Апам 11 нче сыйныфта укыганда, “Ак калфак” оешмасы укучы кызлар бәйгесе үткәрде. Казанга финалга гаиләбез белән бардык. Үзе белән таныштыруны апам шигъри юлларга салып сөйләде, кул эшләрен, һөнәрләрен күрсәтте, жюри әгъзаларының сорауларына җавап бирде. Җиңүчеләрне Бөтендөнья татар конгрессында бүләкләделәр. Гүзәл апамның энҗеле калфагы белән көмеш алкалары әниемнекеләр янында урын алды. Минем дә аларның юлын дәвам итәсем килде һәм финалга үттем. Быелгы бәйге үзгәрәк иде. Шәһәр турыннан соң инша, ирешкән уңышларым турында язып җибәрдем. Июль аенда Казаннан чакыру килде, III турга әзерлек башланды. Халкыбызның тарихын, гореф-гадәтләрен белү генә түгел, каз каурыйларыннан май канаты әзерләү, вак бәлеш пешерү һәм гаиләдә булган йолалар, гореф-гадәтләр үтәлеше турында видео төшереп җибәрергә кирәк. Җәй уртасында каурыйлар таба алмадык, каз канатыннан алырга туры килде. Май канатын бер дә ясап караган юк иде. Авылдагы апалар ишегалды тутырып каз асрый, көз көне каз өмәләрендә бөтен туганнар җыела. Каз йолкыган, чишмәдә юып кайткан арада, эч-башынан пешерелгән бәлеш исе урамнарга таралган була. Май канатларын апалар ясап җибәрә. Өйдәгесенә карап, каурыйлардан мин дә канат ясап куйдым. Тагын бер һөнәрем артты. Ә вак бәлешне мин инде күптәннән пешерәм.

Гаиләбездә йолалар, гореф-гадәтләр үтәлә. Безнең өйдә музей-бүлмә бар. Анда әбиләрнең ( әбинең әнисенеке дә) кул эшләре, суккан палас, бабам үргән талбишек, сондык ( бездә шулай диләр) әниемнең кул эшләре, бәйгеләрдә җиңеп алынган кадерле истәлекләр саклана. Тимер башлы карават та үз урынында, җиз самовар да еш кына безне тәмле чәй белән сыйлый.

Бары уйларымны шигъри юлларга саласы һәм видео төшерәсе генә кала. Димәк, мин ярышка әзер.

26 нчы июльдә Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты бинасында йөздән артык катнашучыдан финалга үткән 7 кыз жюри әгъзалары каршында имтихан тотты. “Дворянское гнездо” ресторанында төшке аштан соң май канаты ясау һәм вак бәлеш пешерүдә осталыгыбызны күрсәттек, әниләребезне үзебез пешергән ризык белән сыйладык. “Туган авылым” Милли комплексында Әлфия Авзалованың Иҗат үзәгендә бәйгенең иҗади өлеше узды. Бер көн эчендә күпме яңалык, тәэсирләр алып кайттык. Көн буе “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Идрисова Кадрия Рәес кызы, Алия апа, җырчы Сәидә, жюри әгъзалары безне әхлаклылыкка, үз-үзеңне җәмгыяттә ничек тотарга өйрәтте. Аларның киңәшләрен без күңел түренә салып куйдык. Әйе, чын татар кызы булырга татарча сөйләшү генә җитми , халкыңның сөекле кызы булу өчен үз өстеңдә даими эшләргә кирәк!

Бик арган кебек тоелсак та, “Татарстан” кунакханәсенә кайткач, барысы да онытылды. Милли киемнәрне салдык, гадәти кызлар булып кичке Казан урамнарында йөрдек. Кызганыч, инде күптәнге танышка әйләнгән Г. Камал театрында сезон ябылды. ( Гаиләбез белән сезон ябылуга “Зәңгәр шәл” спектаклен карарга бардык). Андагы фонтаннарны карап тору, Бауман урамында йөрү, Кремльгә бару белән төн җиткәнен сизми дә калганбыз.

Икенче көнне без Шәриф Камалның мемориаль фатиры булган татар әдәбияты тарихы музеена, Татарстан Республикасының Милли китапханәсенә сәяхәт кылдык. Шунда ук җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы да узды. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров безгә бәйгедә катнашуыбыз өчен рәхмәтен бедерде, киләчәктә шәхес буларак формалашуда бу бәйгенең әһәмиятен, күңелләрдә матур хатирәләр калдыруын теләде. Гран-при иясенә Арчадан Сираҗиева Илзирә лаек булды. Яр Чаллы кызлары да сынатмады. I урынны Насифуллина Альмира (Чаллы), II урынны Әмирова Роза (Чаллы), Абдрашитова Алия, III урынны Хәмәдиева Ләйсән (Чаллы), Вилданова Эльвина, Саттарова Илзидә яулады.

“Сөембикә” журналы редакциясендә үткән кызыклы һәм җанлы әңгәмә белән бәйгегә йомгак ясалды. Безнең өчен шундый мөмкинлекләр тудырып, татар дөньясына җанлы сәяхәт оештырганнары өчен Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәрләренә, “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кадрия Рәес кызына, шәһәр буенча безне автобуста җилдереп йөрткән шофер абыебызга, видеооператорларга чиксез рәхмәтлебез.

Иң зур рәхмәтем, әлбәттә, мине милли җанлы чын татар кызы итеп тәрбияләгән гаиләмә. Ниһаять, хыялларым тормышка ашты: башымда энҗеле калфак, колагымда көмеш алкалар...

Әмирова Роза. (Казан. 26-27 нче июль).

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: