Җәйне файдалы уздыралар
Фотодагы китап укучы балалар – Галиәхмәтов Әмир белән Галиева Язгөл
Фотодагы китап укучы балалар – Галиәхмәтов Әмир белән Галиева Язгөл. Алар туганнан туганнар, икесенә дә 11 яшь.
Алар әлегә Актаныш районында әби-бабаларында кунакта. Әмир Казандагы «Адымнар» күптелле мәктәбендә, Язгөл Минзәләдәге татар гимназиясендә укый.
Әдәби марафонда Әмирнең өченче катнашуы, Язгөл исә беренче класска кергәннән бирле катнашып килә. Хәзер Әмир Ленар Шәехнең "Алдамыйм", Язгөл Эдуард Успенскийның "Крокодил Гена һәм аның дуслары" китабын татарчага тәрҗемәдә укый.
Әмир бу җәйдә Месси, Ибрагимович һәм башка футболистлар турында китапларны күп укыды.
Айсылу Галиева, Казан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев