Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Җәйгә китаплы сәяхәт

Теләчедә быел икенче тапкыр китапханә лагеры оештырылды, йөрүчеләр саны быел бигрәк тә күп булды.

Дуслар, сезнең җәйге китапханә лагерында булганыгыз бармы? Ә бездә, Теләчедә, балалар җәйге ялларын күңелле, шул ук вакытта файдалы итеп, китап укып, төрле мавыктыргыч уеннар уйнап, осталык дәресләрендә катнашып үткәрделәр. Алдан ук китапханәчеләр балалар һәм яшүсмерләр өчен кызыклы программа төзеп, әти-әниләр белән сөйләшүләр алып барып «Китапханә төркеме» булдырдылар. Әлеге китапханә лагеры быел икенче тапкыр оештырылды, йөрүчеләр саны быел бигрәк тә күп булды. 

Лагерь үз эшен 12 августан 16 августка кадәр яңа ачылган бик матур бинада, шунда ук китапханә дә урнашкан, «Киләчәк» яшьләр үзәгендә башлап җибәрде. Һәрбер көнне аерым программа нигезендә, истә калырлык итеп, файдалы итеп үткәрергә тырыштык. 

Лагерьның беренче көне «День знакомств / Танышу көне» дип аталды. Бу көнне балалар бер-берсе белән күңелле уеннар уйнап таныштылар, отрядларга бүленеп, үзләренең отряд почмакларын булдырдылар. Һәрбер лагерьда узган күңелле мизгелләрне стендгазета аша яктыртып барырга сүз бирделәр. «Әдәби тукталыш» вакытында белемнәрен тикшереп үзара ярыштылар. Ахырдан үз эшенең остасы, дизайнер Нуртдинова Рәзинә Сәлим кызы балаларны «Эбру — матурлык дөньясы» дип исемләнгән осталык дәресе белән кызыксындырды. Кыскасы, лагерьның беренче көне кызыклы һәм мавыктыргыч үтте. 

Китапханә лагерының икенче көнен «Табигать сөючеләр көне» девизы астында табигатькә һәм экологиягә багышланды. Әйләнә-тирә мохиткә мәхәббәт тәрбияләү, һәр кешедә әйләнә-тирә мохитне саклауга ярдәм итү теләге уяту максатында төрле чаралар үткәрелде. Көн гадәттәгечә зарядка ясаудан башланды. Аннары «Без яшь сәяхәтчеләр» дип исемләнгән уен-квест уздырылды. Уен укучыларның экология һәм табигатьне саклау өлкәсендәге танып белү эшчәнлеген активлаштыру, балаларның игътибарын әйләнә-тирә мохитнең экологик проблемаларына җәлеп итү, командада эшли белү күнекмәләрен формалаштыру максатында үткәрелде. Квест экологик станцияләр буенча үтте. Уен ахырында балалар әйләнә-тирәдәге планетабызның табигатен саклау һәрбер кешенең бурычы икәнлегенә инандылар. 

Шулай ук укучылар белән «Чүп-чарны аерабыз — табигатьне саклыйбыз» дигән темага әңгәмә үткәрелде. Балалар чүп-чарның планетабызга зур зыян китерүен һәм аның көннән-көн арта баруын белделәр. Китапханәче чүп-чарны сортларга аерып махсус урыннарга тапшыру мөмкинлеге һәм әйберләрне дөрес куллану турында сөйләде.

Соңыннан балалар китапханәсендә экология темасы буенча төзелгән китап күргәзмәсе белән таныштылар. Табигатьне саклауга багышланган мультфильмнар карадылар. Отрядларга бүленеп үз осталыкларын китап кыстыргычы ясауда сынап карадылар. 

Библиолагерьның өченче көне дә бик кызыклы һәм актив үтте. Ул «Әкиятләрне беләбез, әкиятләрне яратабыз!» девизы астында узды. Көнебез гадәттәгечә күңелле зарядкадан башланды. Аннары балалар «Әкият эстафетасы»нда катнаштылар, бу аларга әкият персонажлары: Дюймовочка, Золушка һәм Үги ана, А.С. Пушкин әкиятендәге карт, Иван-Царевич ролендә булырга мөмкинлек бирде. Кыскасы, вакытның узганы сизелмәде дә... 
Китапханәче балалар өчен «Минем гаиләмнең яраткан әкиятләре» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә әдәби-танып белү сәяхәте уздырды, алар яраткан әкиятләрен кычкырып укыдылар. Балалар бик теләп яңа әкиятләр белән таныштылар, элеккеләрен искә төшерделәр, мавыктыргыч сынауларда катнаштылар. Алга таба «Әкиятләр буенча сәяхәт» дигән квест-уенда үзләренең белемнәрен сынадылар. «Колобок», «Өч кыз» әкиятләре буенча актерлар ролендә катнашып, балалар аеруча канәгатьлек кичерделәр. Чара азагында үзләренең яраткан әкият героен ясадылар, кыска мультфильмнар карадылар. Һәм, әлбәттә, һәркем яңа кызыклы әкиятләр китабы белән өенә кайтып китте. 

Библиолагерьның дүртенче көне «День делового человека» дип аталды. Балалар белән бергәләп Теләче туган якны өйрәнү музеена экскурсия ясадык. Музей хезмәткәрләре балаларны бик җылы каршы алдылар һәм зал буйлап кызыклы, танып-белү экскурсиясе үткәрделәр. Музей директоры Фаягөл Миннехановна балаларга районның бай тарихы, күренекле шәхесләре турында сөйләде, музей экспонатларын: сугыш орденнарын, көнкүреш предметларны, картиналарны, милли костюмнарны карау мөмкинлеге тудырды. Малайлар һәм кызлар барлык экспонатларны да бик зур кызыксыну белән карадылар. Кызларны чәйникләр, кабалар, үтүкләр, бишек кызыксындырса, малайларга солдат баш киемнәре һәм костюмнары, көянтә, картиналар ошады. Балалар музей хезмәткәрләренә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр һәм музей белән танышудан бик канәгать калдылар. Мондый экскурсияләр балаларга патриотик һәм туган якка мәхәббәт хисе тәрбияли һәм туган як тарихы белән тирәнтенрәк танышу мөмкинлеге бирә.

Чараның икенче өлешендә китапханәче балаларга сүзлекләр турында сөйләде. Һәрбер телнең сүз байлыгын, дөрес итеп аралашу мөмкинлеген аңлау өчен безгә ярдәмгә китапханәдәге сүзлекләр ярдәмгә килүен аңлатты.

Библиолагерьның соңгы көнендә, Теләче Үзәк һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре балалар өчен «Библиопикник» оештырдылар. Пикник алдыннан «Барыбыз да биибез» дигән библиокичә үтте, анда малайлар һәм кызлар үзләренең иҗади сәләтләрен бик теләп күрсәттеләр, төрле күңелле, хәрәкәтчән уеннар уйнадылар. 
Китапханәчеләр шулай ук "Китап ГТО"сы үткәрделәр. Катнашучыларның бурычы: бер минут эчендә тиз һәм аңлы рәвештә әдәби текстның өзекләрен кычкырып укырга иде. Балалар бу конкурста кызыксынып катнашып мөмкин кадәр күбрәк сүз укырга тырыштылар, чөнки ахырдан иң-иңнәре билгеләнде.

Библиолагерьның ахыргы көне балавыздан шәмнәр ясау буенча иҗади мастер-класс белән тәмамланды. Үз куллары белән ясаган шәмнәр китапханәгә әйтеп бетергесез хуш ис таратты!

Биш көн вакыт сизелмичә дә үтеп китте. Җәйге лагерь балалар өчен күңелле вакыйгаларга, истә калырлык мизгелләргә бай булды. Бу көннәрдә китапханәдә искиткеч дустанә атмосфера, елмаю һәм күңел ачу хөкем сөрде. 
Без, китапханәчеләр өчен исә иң күңеллесе әти-әниләрнең рәхмәтләрен ишетү булды! Киләсе каникулларны тагын да мавыктыргыч итеп үткәрергә язсын!

Гөлшат Яхина, Теләче районы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев