Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Агромастер» оешмасында экскурсиядә булдык

Мөслимнең «Агромастер» оешмасы турында ишетмәгән кеше бик сирәктер, бәлки гел юктыр да әле.

Мөслимнең «Агромастер» оешмасы турында ишетмәгән кеше бик сирәктер, бәлки гел юктыр да әле. Чөнки ул республикада гына түгел безнең илебездә танылган оешма.

Районыбыз басуларында кызыл агригатлар таккан трактор-машиналарны еш күрергә була. Менә болар барысы да «Агромастер» ясап чыгарган техникалар инде. Оешманың тышкы ягын күргәнем булса да, эченә кергәнем юк иде. Беркөнне мәктәп яны лагеры балалары белән бу оешмага экскурсиягә бардык. 

Оешма белән безне Хафизов Данис Вәсим улы таныштырды.

«Агромастер» оешмасы 2006 нчы елда барлыкка килә. Аны Исламов Илгиз Зәки улы җитәкли. Анда җитештерелгән агрегатлар безнең илдә генә түгел, Казахстан, Монголия кебек илләрдә дә кулланыла икән.

Оешма 45 регион белән эшли. Заводлардан кайтарылган тимердән бик күп төрле детальләр ясала, шул детальләрдән эшчеләр техника җыялар.

Биредә йөргәндә бик мавыктыргыч әйберләр күрергә туры килде. Оешмада робот-сварщик та, лазер белән тимер кисү җайланмасы да бар. Биредә һәр хезмәткәр үз вазифасын белеп, тиешле таләпләрне үтәп эшли. Шулай булмаса, бармак башы кадәр детальдән алып, унар метрлы трубаларны кулда «уйнатып» булыр идеме икән.

Безгә бу экскурсия бик ошады һәм бик тә файдалы булды. 

Миләүшә Хәсәнова, Мөслим гимназиясе укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев